

Күптән түгел район балалар модельле китапханәсендә “Яктырак бул 14+” һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгын ачу тантанасы узды, ул - “Яктырак бул!” Арт-студиясе проектының дәвамы.
Проект концепциясе- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшьләрне уңышлы социализацияләү өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча функциональ мәйданчык булдыру. Район балалар модельле китапханәсе базасында китапханә белеме, робототехника, рәсем һәм мультипликация дәресләре оештырылачак, алар яшүсмерләрне киләчәк һөнәрләренә юнәлдерергә ярдәм итәчәк. Дәресләр интерактив элементлар белән кызыклы һәм танып белү формасында узачак. Проектның үзенчәлеге - турыдантуры китапханәдә китапханәче һөнәрен өйрәнү. Аның бурычы - яшьләрне хезмәт эшчәнлегенең интеллектуаль өлкәсенә юнәлтү: мәгълүмат эзләүнең иң яңа компьютер технологияләре турында күзаллауга ия булу, Word, Excel программаларында эшли белү, Power Pointта презентацияләр булдыру, publisherда күргәзмәләргә исемнәр һәм афишалар эшләү, һәр китап үз “адресы” буенча урнашкан китапханә фонды белән таныштыру. Конструкцияләү өлкәсендә эшчәнлекне оештыру буенча эш тәҗрибәсе һәм робототехника өчен конструкторлар җыелмалары булуы, проект командасы егетләр өчен техник белгечлекләр өлкәсендә һөнәри үзбилгеләнүен актуальләштерүгә юнәлдерелгән робототехника буенча дәресләр үткәрәчәк. Ә кызларга белем бирү һәм иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен белем бирү һәм иҗади мохит булдыру максатында Эбру һәм мультипликация техникасында рәсем ясау буенча (“Olodim Stories” мультстудиясе ярдәмендә) дәресләр оештырылачак. Проектта игелеклеләр программалаштырылган роботлар, Эбру рәсемнәре күргәзмәсен һәм 2 мультфильм күрсәтүне оештыралар.
Проект берничә компоненттан торган һөнәри юнәлеш бирү эшен күздә тота: һөнәри мәгълүмат-төрле һөнәрләрне алу юллары турында җентекле мәгълүмат; заманча перспективалы һәм кирәкле һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән танышу; һөнәри белем бирү - һөнәрләр дөньясы, аларның эчтәлеге белән танышу; профконсультация - конкрет һөнәр алуның шәхси юлын сайлауда ярдәм итү; һөнәри адаптация - яшьләрне производствога, яңа социаль мохиткә, хезмәт шартларына һәм конкрет белгечлек үзенчәлекләренә җайлаштыруның актив процессы.
Проектны гамәлгә ашыру сәламәтлекләре чикләнгән балаларның психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып, уңайлы мохит булдыруны, иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрүне күздә тота.
Айгөл ЯКУПОВА, район үзәк китапханәсе директоры.