Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
25 ноябрь 2023, 06:40

Яшәде ул балкып, нур бөркеп

Бу язмамны Исәмәт авылында гомер кичереп, күптән түгел бакыйлыкка күчкән кадерле апам Динираның рухына багышлыйм. Яшәде ул күңел җылысын өләшеп, нур бөркеп, тормышны яратып, һәр туган таңга сөенеп, бар авырлыкны, кайгы-хәсрәтне сабырлыгы, рухи көче белән җиңеп.

Яшәде ул балкып, нур бөркепЯшәде ул балкып, нур бөркеп
Яшәде ул балкып, нур бөркеп

Динираның әнисе Сәвия Муллаянова (Әхтәмова) 37 яшендә каты авырып китә. Йорт мәшәкатьләре кызыкай иңнәренә төшә. Өч яше тулып килгән сеңлесе Индираны карау, ашарга әзерләү, кош-корт, малларны карау, сыер саву, утын ташып мичкә ягу... 9 яшьлек кызга авыр, әлбәттә. Мәктәпкә йөрергә дә ерак кына, кайткач дәрес әзерләргә дә кирәк. Авырып яткан әнисен үртисе килми бит начар билгеләр алып. Динира арыган чакларында еласа да, кешегә күз яшен күрсәтми, тырыша, барысына да өлгерә, әнисенең савыгуына ышана. Көн артыннан көн үтә, ләкин әнисе терелми, якты дөнья белән хушлаша.

Өч бала белән калган әтиләре Рәкыйп күпмедер вакыт үткәч, икенче хатын алып кайта. Аның белән бер кыз бала да ияреп килә. Лируна апа балаларга начар әни булмый, үзара килешеп яшиләр.

Мәктәптән соң, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Динира үсмер чагыннан гашыйк булган сыйныфташы Фаил Закиров белән туган авылы Исәмәттә гаилә кора. Тормыш иптәшенең дә әнисе мәрхүм булып, үги әни белән яши.

Фаил төпчек бала булу сәбәпле, гаиләсе белән төп йортта кала. Сабыр холыклы, өлкәннәрне өлкән итеп, хөрмәт итә белгән Динира үги бианай белән яхшы мөгалләмәдә була. Көннәрнең берсендә биатасы үлеп китә. “Әле сиңа сынаулар аз булды”, - дигәндәй 30 яшендә өзелеп яраткан Фаилы фаҗигале вафат була. Җир шарының астыөскә килгәндәй тоела. Күз аллары караңгыланган Динира, Фаил янына кабергә сикермәкче була. Янында ике улы үксеп елаганга айнып китә... Фаилны җирләгәч, бер ничә көн: “Бәлки, терелер”, - дип зиратка йөри.

Уллары Илмир һәм Илфир, бианасы белән язмыш сынауларына буйсынып, сабырлыгын күңеленә төйнәп, авырлыкларны җиңәҗиңә яшәвен дәвам итә. Күпмедер вакыттан соң тагы да олы кайгы төшә иңнәренә. Терәк булып яшәгән абыйсы Дамир 55 яшендә мәрхүм була. Сыгыла Динира, ләкин сынмый, кабат көчен туплап яшәп китә. Авыр минутларында бианасы олы терәк була аңа. Ике улына Бикә әби белән яхшы тәрбия биреп, чын ир-егет итеп үстерәләр, олы тормыш юлына чыгаралар – икесе дә гаилә кора. Киленнәре Рита һәм Элеонара Динира белән тату яши, сүзгә килешмиләр. Оныклары дәү әниләре янына кайтырга ашкынып тора. Динира бианасын кадер-хөрмәттә тәрбияләп, соңгы юлга озата.

Шулай гомер көзенә атлап, матур гына яшәп ятканда 15 октябрь көнне Динира үзе дә якты дөнья белән хушлаша.”Алҗадың син, ял ит!” дигәндәй Җир-ана аны үз кочагына ала. Беркем көтмәгән хәл була бу. Менә 40 көн дә җитеп бара ул күңелләрне тетерәтеп киткәнгә. Безнең күз алдында Динира апамның мөлаем йөзе, һәрвакыт елмаеп торган иреннәре, туганнарына, дусларына, күрше тирәгә ярдәмгә килергә әзер булган көчле рухы...

Бик сагынабыз сине, Динира апа. Һәркөнне искә алабыз. Авыр туфракларың җиңел булсын. Тыныч йокла, кадерлебез.

Гөлназ КӘБИРОВА. Этәй авылы

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас