Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 ноябрь 2023, 06:00

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Югары Яркәйдә яшәүче Асфира Хаккый кызы ГАБДРАХМАНОВА Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә фельдшер булып эшли, укучы балаларның сәламәтлеге сагында тора.

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.
Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Андреевка урта мәктәбен тәмамлау белән, Бөре медучилищесына юл ала ул. Район үзәк дәваханәсенең төрле бүлекләрендә хезмәт сала. Бүгенге көндә аның профессиональ тормышының күп өлеше балалар авыруларын профилактикалауга багышланган.

Район үзәк дәваханәсе белән тыгыз элемтәдә эшли, прививкалар ясау чараларын вакытында планлаштыра һәм үткәрә. Балалар туклануына килгәндә, һәр көнне бракераж эшли, рационның баланслы булуын, санитар нормаларның, меню, технология үтәлешен ныклы контрольдә тота, чисталык, тәртип һәм балалар өчен уңайлылык тәэмин итә. Аның 40 елдан артык эш тәҗрибәсе балаларны тикшерүнең төрле ысулларын кулланырга, авыруларны ачыклау, һәр балага якын килү юлы белән беренче ярдәм күрсәтә белергә мөмкинлек бирә. Сәламәтлеккә кагылышлы сораулар белән кызлар һәм малайлар аның янына бик еш килә, акыллы киңәшләрен, беренче ярдәмне ала.

Асфира Хаккый кызы ике ул үстереп, Рәмил һәм Рәвилне зур тормыш юлына чыгарды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас