

Арытаба район мәдәният сараена мәдәни оештыручы вазифасына күчә. Агымдагы елның сентябрь аеннан халык иҗаты буенча методист буларак эшен дәвам итә.
Рәйлә Булат кызы талантлы вокалист буларак, сольный номерлар белән генә чыгыш ясамый, «Куделяfolk» урыс җыры, барабанчылар ансамбльләренә җитәкчелек итә. Моңлы сандугачыбыз шулай ук «Мирас» халык фольклор музыкасы, «Мондаш» вокаль ансамбльләрендә чыгыш ясый. Авыл мәдәният йортларының вокал коллективларына һәм районның соло башкаручыларына даими рәвештә практик ярдәм күрсәтә.
Р.Зарипова барлык район, республика күләмендә үткән чараларда, конкурсларда актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар, БР Мәдәният министрлыгы Мактау грамоталары һ.б мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Рәйлә гаиләсендә хөрмәтле тормыш иптәше, яраткан әни. Улы Арыслан Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә 6 нчы сыйныфта укыса, 7 яшьлек Әмирә һәм 5 яшьлек Гаяз балалар бакчасына йөри. Алар да җыр-биюгә әвәс, сәләтлеләр.