

Гөлшат Хәмит кызы Уфадагы Башкорт кооператив техникумын тәмамлагач, Югары Яркәйдәге район кулланучылар оешмасында бухгалтер булып эш башлый.
Бухгалтер һөнәренең никадәр тынгысыз, җаваплы булуын әлеге вазифаны башкарган кеше үзе генә аңлыйдыр. Заман белән бергә яңа программаларда эшләргә өйрәнү, вакыт белән исәпләшмәү, төгәл, гадел, намуслы булу, зур ихтыяр көче сорый торган хезмәт ул. Гөлшат Хәмит кызы әлеге сыйфатларны үз итеп, һөнәрен яратып башкара. 2011 елдан “Вариант” җәмгыятенә товар ташучы булып күчә. 2014 елдан булдыклы хезмәткәрне җәмгыятьнең директор урынбасары итеп үрләтәләр.Кызы Гөлназны ялгызы тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарды. Хәзер оныгы Айнурның уңышларына сөенеп гомер кичерә.
Гөлшат Гыйльметдинова агымдагы елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен БР Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнде.