

Рәйфә Габбас кызы биредә 18 елдан артык хезмәт сала. Үтә җаваплы, четерекле һөнәре аеруча төгәллек таләп итә. Ул үз эшенең остасы да, яшьләр өчен остаз да, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.
Рәйфә ханым гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, сөекле әни, юмарт дәү әни. Алар тормыш иптәше Фәнүр Фәез улы белән 32 ел тату гомер кичереп, ике бала - Регина һәм Юлиананы тәрбияләп үстерәләр.
«Ял көннәрендә гаиләмне, якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам, үзебезнең милли ашларга өстенлек бирәм, пешергән өчпочмакларымны, бәлешләремне гел мактап ашыйлар. Туганнарың белән өстәл артында рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып утыру үзе бер сөенеч. Җәй көне бакчада мәш киләм, чәчәкләр үстерергә яратам», - ди Рәйфә Габбас кызы.
Үз гаиләсе өчен җан атып торучы ана кеше буларак ул балаларының бәхетле, таза, исән-сау булуларын тели.
Бәхет сызганып эшкә бирелгәннән килә, дигән сүзләр нәкъ Рәйфә Әхмәтова турында әйтелгән кебек. Ходайга шөкер, дөньясы түгәрәк аның. Күңеленә канәгатьлек биргән эше, таянырга ныклы гаиләсе бар.