

Кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга даими рәвештә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан изге күңелле кешеләр генә социаль хезмәткәр булып эшли ала.
Буралы авылында яшәүче Гөлфия Сәлихова әлеге тармакта 2019 елдан бирле хезмәт сала. Бүгенге көндә аның канаты астында - 17 кеше. Ул Буралы, Этәй, Түбән һәм Югары Череккүл авылларындагы өлкәннәрне тәрбияли. Киемнәрен дә юа, чәчләрен дә тарый, утка-суга килгән квитанцияләрен дә йөгертеп түләп килә, азык-төлек тә алып кайтып бирә, дәваханәгә дә алып бара. Күпләренең балалары читтә, шуңа андыйларны ярдәмнән ташлап булмый. Коронавирус пандемиясе чорында исә социаль хезмәткәрләрнең иңнәренә өстәмә бурычлар да ятты. Авылдашларының мөрәҗәгатьләрен дә игътибарсыз калдырмый Гөлфия Илһам кызы.
Гаиләсендә бәхетле тормыш иптәше, яраткан әни ул. Гомерлек юлдашы Марат Рәфкат улы белән биш балага гомер бүләк итеп, үзләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр.
- Кешегә ярдәм итә алам икән, ниндидер файдам тия икән, күңел тынычлыгы алам. Бер яхшылык эшләсәм дә, шатланам, әбиләрем рәхмәт әйтеп, сөенеп кала икән, миннән дә бәхетлерәк кеше юк, - ди ул.