Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 ноябрь 2023, 06:40

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының Ишкар сөтчелек фермасы савучысы Зәния ӘБДРӘКЫЙПОВА әнә шул сыйфатларга ия.

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.
Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Дүртөйле районы Җәйләү авылы кызы Зәния Сәеткул авылына килеп төпләнгәннән бирле “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалында көч сала. Ул савучы һөнәренең серләренә төшенеп, җаваплылык тоеп эшли. Һәрвакыт үзенә йөкләнгән бурычларны намуслы башкаруы белән башкалардан аерылып тора. Бу авыр, тырышлык таләп итүче хезмәтнең нәтиҗәлелеге нәкъ менә машина белән сыер саву операторына бәйле булуын тулысынча аңлый. З.Әбдракыйпова Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең Дипломына һәм акчалата премиясенә лаек булды.

Зәния Флүс кызы Зәлифә һәм кияве Артурның матур тормышына, ике оныгының уңышларына сөенеп яши.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас