Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 ноябрь 2023, 06:45

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис.урта мәктәпнең өлкән повары Гөлшат Рафаэль кызы МАНСУРОВА мәктәптә туклану файдалы һәм дөрес, меню ризыкларындагы азык-төлек югары сыйфатлы булсын өчен зур җаваплылык белән бар көчен сала.

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.
Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Бик яхшы аңлый ул, баланың ашказаныңа туклыклы, файдалы ризык кермәсә, укуга да теләк калмый. Аның пешергән ашларын кызлар һәм малайлар рәхмәтләрен әйтә-әйтә, яратып ашый.

Өйдә балалар да әнидән игътибар көтә бит әле. Аларның мәктәп тормышы белән кызыксынырга, сорауларына җаваплы карарга кирәклекне дә читтә калдырырга ярамый. Бу очракта инде Гөлшат Рафаэль кызына тормыш иптәше Булат Тимерхан улы ярдәмгә ашыга. 8нче сыйныфта укыган уллары Марсель, 5нче сыйныфтагы кызлары Аделяны тәрбияләү күп көч таләп итә. Балалар сынатмыйлар-яхшы укыйлар, спорт белән актив шөгыльләнәләр, гаиләдә хезмәткә сөю һәм өлкәннәргә хөрмәтле булуны үзләренә максат итеп куйганнар.

Мансуровлар гаилә белән төрле конкурсларда актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Гөлшат Рафаэль кызы 2019 елда районның мәгәриф өлкәсе оештырган пешекчеләр конкурсында призлы урынга ия булды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас