

-Әле дә хәтеремдә, әти гел шигъри юллар белән сөйләшә иде. Ул чакта “Агыйдел”, “Казан утлары” журналларын алдырдык. Өйдә шигырьләрне, романнарны кычкырып укыдык. Бигрәк тә, “Идел суы ага торыр” дигәне исемдә. Шигырьләр язып, шомаргач, җыентыклар тупладым, - ди ул.
А.Сәетгәрәева 1994-2016 елларда Югары Яркәйдәге 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару частендә инструктор, соңыннан янгынгакаршы пропаганда һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәгенең Югары Яркәйдәге филиалы җитәкчесе методисты була.
Шигырьләре төрле темаларга багышлана – табигать, сугыш, психология, мәхәббәт, һөнәргә һ.б. Бүгенге көнгә аның 100дән артык иҗат җимеше бар. Шигъри күңелле ханым “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы була-рак, каләмен андагы очрашуларда
шомарта.
А.Сәетгәрәева бәхетле ана да. Кызлары Лена һәм Ләйсән гаиләле, балалар тәрбиялиләр. 5 оныкачы – Тимур, Азалия, Руслан, Арина, Артур - һәрберсе сәләтле,
акыллылар. Аларның шатлыгына күмелеп, бәхетле гомер кичерә ул.