

Ул “Агыйдел” җәмгыятендә савучы булып эшләп, 2022 елда лаеклы ялга чыга. 35 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе туплаган хезмәткәр хуҗалыкның терлекчелек тармагын алга алып баруда зур көч сала. Хатын-кыз өчен авыр хезмәт булса да, Гүзәл Фоат кызы беркайчан да зарланмый,фидакарьлек күрсәтә, һөнәрен яратып, бар күңел җылысын биреп башкара.
Г.Баязитова кадерле әни дә, яраткан дәү әни дә. Тормыш иптәше белән берсеннәнберсе матур Артур, Айдар, Алисага гомер бүләк итәләр. Өлкәннәре гаиләле, ике бала тәрбияләп, район үзәгендә яши. Төпчек кызлары Уфа дәүләт нефть-техник университетында белем ала.
Балалары кунакка кайтканда йортлары балкып тора аларның. Һәрвакыт өстәл тулы сый-хөрмәт. Хезмәт ветераны тормыш иптәше белән булганга шөкер итеп,
балалар, оныклар шатлыгына күмелеп бәхетле, тыныч гомер кичерә.