Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 ноябрь 2023, 08:25

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Спорт акробатикасы буенча тренерукытучы, югары категорияле белгеч Илмира Назыйф кызы ХАФИЗОВА хөрмәт яулаган педагог.

Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.
Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең иң кирәге сез.

Спорт акробатикасы буенча тренерукытучы, югары категорияле белгеч Илмира Назыйф кызы Хафизова - балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да һөнәри осталыгы белән хөрмәт яулаган педагог.

Төп эшеннән тыш, сәламәтләндерү физкультурасын даалып бара. Аның төп максаты-физкультура һәм сәламәтләндерү юнәлешендә куелган максатларга ирешү өчен укучыларның сәламәтлеген ныгыту, физкультура-күнекмә чараларының әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирү. Кызлар һәм малайлар зур теләк белән дәресләргә йөриләр һәм тырышып шөгыльләнәләр, күпсанлы ярышларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Үз эшенә бирелгән, балаларда сәләтне күреп, аны камилләштергән, биек үрләргә рухландырып, зур максатларга ирешүдә гел таяныч булган Ильмира Назыйф кызы коллективында да хөрмәтле.

Тырыш педагог ике бала әнисе дә-кызы Тансылу да спортны ярата, гимнастика, өстәл теннисы, улы Тимур милли көрәш белән шөгыльләнә, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас