

Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә ихластан сокланам. Үрмәт авылында 35 елга якын сыер савучы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда тыныч гомер кичерүче, шушы көннәрдә 70 яшен каршылаучы Мәфрүзә Габбасованың хезмәт сөючәнлеге, эш тәмен тоеп яшәве хөрмәткә лаек.
Мәфрүзә Кави кызы 1953 елның 8 декабрендә Үрмәт авылында дөньяга килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Салават шәһәрендәге 27нче һөнәри училищеда штукатурмаляр һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендә башлый.
1974 елда Рсай егете Фәвис Гыйлемхан улы белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике уллары туа. Язмыш Мәфрүзә алдында зур сынаулар куя. Шуларның иң аянычлысы - ирен югалту. Ялгызы улларын аякка бастырырга туры килә аңа. 1978 елда туган авылына кайтып, Ленин колхозына сыер савучы булып эшкә керә. Хезмәтен яратып башкара, алдынгылыкны бирми. 1983 елда зур күрсәткечләргә ирешә - һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып алып, республика буенча 2нче урын яулый.
-Эшне яратырга кирәк. Хәзерге хезмәт күпкә җиңелрәк, фермаларда барысы да механикалаштырылган. Без эшләгәндә тирес түгү, сөт саву - барысы да кул көче белән башкарыла иде. Фуражны да капчыклап күтәреп сала идек. Авыр булды, ләкин барыбер теләп эшләдек. Кайтуга дөнья, балалар көтә. Камыр ризыклары пешерергә, йортны җыештырырга һ.б. бурычлар күп булды. Әни өйрәтүе буенча, йонны гомер буе үзебез эрләп, оекбашлар бәйләдек. Ял көнне дә ял итмәдем. Эш авыр булса да, гел шуңа ат-лыгып тордым. Балаларым да хезмәт яратып үсте, - ди юбиляр.
Мәфрүзә Кави кызы җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Күп тапкырлар район, авыл Советына депутат итеп сайлана, партия сафына алына, БЮРО әгъзасы була, партиянең 37нче конференциясенә делегат итеп тәкъдим ителә. Актив җәмәгатьче буларак, күп тапкырлар Мактау грамоталарына, ВЛКСМның “XI бишьеллыгының яшь гвардиячесе” II дәрәҗә билгесенә, III дәрәҗә “Хезмәт даны” орденына ия, һәр бишьеллыкның ударнигы була.
М.Габбасова пенсиядә булуына карамастан гөрләтеп дөнья көтә - кош-корт асрый, малтуар тота. Тапканы белән балаларына ярдәм итә. Биш оныгы аның күңел куанычы. Һәр-барчасы үз тормыш юлын таба, фидакарь хезмәттә, кечеләре - уку алдынгысы.
Хезмәт ветераны балаларының авылда төпләнеп яшәүләренә чиксез шат.
- Ходай биргәнгә шөкер итеп, балаларымның, оныкларымның игътибарын тоеп яшим. Әни кешегә тагы нәрсә кирәк. Иң мөһиме сәламәт булыйк, дөньялар имин торсын,- ди ул күзләрендә бәхет һәм шатлык очкыны балкытып.
Анатолий РОМАНОВ, район ветераннар советы рәисе.