

Районыбызның мәртәбәле, тәҗрибәле, яшь буын җитәкчеләр өчен яхшы остаз булган, М.Горький ис. кооперативның элекке рәисе, Русия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иршат Рәвил улы Гыйльфанов үзенең күркәм юбилеен - 65 яшен билгели. Барлык гомерен җирдә эшләүгә багышлаган, ә аның байтагын җитәкчелек вазыйфасында үткәргән, шушы дәвер эчендә кооператив әгъзалары арасында гына түгел, районда, республикада бары тик яхшы эшләре белән абруй казанган, ләкин һәрвакыт тыйнак, тотанаклы характерлы, принципиаль, гади, гадел булып кала белгән бу шәхес турында бик күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин булыр иде.
Менә берничә ел Иршат Рәвил улы хаклы ялда. Шулай да ул, күнегелгәнчә, авыл әтәчләре белән уяна. Ихатасына чыга, бераз йөреп ала, кире керә, тик аны йокы алмый инде. Аның биологик сәгате шулай уята, гадәт буенча, кырык елдан артык күнегелгәнчә.
Иршат Төбәк авылында Әнисә һәм Рәвил Гыйльфановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бераздан гаилә Карабашка күченә. Әти-әнисе бар гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, Киров ис. колхозда фидакарь хезмәт сала. Иршат та бәләкәйдән кул арасына кереп, фермага барып ата-анасына да булыша, комбайнчы ярдәмчесе дә булып эшли. Бер сүз белән әйткәндә, яшьтән хезмәттә чыныгып үсә ул.
Карабаш урта мәктәбен тәмамлагач, И.Гыйльфанов бер ел Тыпый сигезьеллык мәктәбендә укыта. Арытаба Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алынып, Новосибирскийда хезмәт итә. Армия чыныгуы үтеп кайткан егет Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына зооинженерия белгечлеге буенча укырга керә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч районның «Сигнал» колхозында зоотехник булып эш башлый. Биредә кешеләр белән эшләү серләренә төшенә, җитәкче вазыйфасына күтәрелерлек булып формалаша. Яшь егетнең принципиальлек, оештыру сәләтен күреп, колхоз идарәсе аны Торачыдагы мал симертү комплексына җитәкче итеп билгели. Биредә 7 ел начальник булып эшли Иршат Рәвил улы. Комплексның күтәрелеш кичергән чорлары нәкъ шушы вакытка туры килә дә инде. Комплекста 5400 баш сыер малы асрала. Аны ашату гына түгел, мал азыгын да коллективның үзенә әзерләргә кирәк. Алар карамагында 2200 гектар җир, техника бар. Ә кешеләр саны – 100гә якын. Алар, нигездә, Торачы һәм Җәйләү авылларыннан йөреп эшли. Коллектив тупланган, тырыш. Басуларда да, комплекста да хезмәт гөр-ли. Һәр малдан 700 грамм уртача тәүлеклек артым алына, дәүләткә маллар 400-450 кило-граммга җиткерелеп тап-шырыла.
1994 елда тәҗрибә туплаган Иршат Рәвил улын М.Горький ис. кооперативка рәис итеп тәгаенлиләр. Дөресен әйтергә кирәк, хуҗалык икътисади яктан шактый какшаган, районда үз позициясен югалткан була. Ул колхозны кабул итеп алгач, каушап калмый, матди базаны киңәйтү, иң мөһиме, кешеләр күңеленә юл табуны максат итеп куя. Җитәкче үз кыйбласына тугрылыклы булып, җирне нәтиҗәле файдалану, күбрәк ашлык, ит, сөт җитештерүне, авыл халкының мәнфәгатен кайгыртып, социаль-көнкүреш проблемаларны хәл итүне һәрвакыт алга куеп эшләде.
Иршат Рәвил улы территориядагы һәр кешенең – өлкәненең дә, кечесенең дә ихтирамын яулады. Ул авыл халкы мәнфәгатьләрен актив кайгыртты. Аның ярдәме белән шишмәләр, урамнар төзекләндерелеп, хәстәрлеге белән Кадер авылында 3 полисадник эшләнеп, агач үсентеләре утыртылды. Мәктәп тормышында да кайнады дисәң дә, ялгыш булмас. Ул ел саен чыгарылыш һәм беренче сыйныфка укырга керүче малай һәм кызларга бүләкләр өләште.
Күп тапкырлар район, авыл Советы депутаты итеп күрсәтелде һәм ул халык ышанычын аклады.
Әйе, юбилярның башкарган яхшы эшләре, үрнәк итеп куярдай кылган гамәлләре байтак. Шуңа да аңа фидакарь хезмәте өчен 2008 елда “БР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. 2017 елда агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен Иршат Гыйльфанов «Русия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре» дигән югары исемгә лаек була.
Тормышындагы уңышларында төп терәген Иршат Рәвил улы гаиләсендә күрә. Гомерлек юлдашы Эльвира Рәшит кызы белән алар дүрт бала үстереп, югары белем алырга ярдәм итәләр. Бүген Гыйльфановлар бәхетле карт-әти белән картәни. Алар балаларының, оныкларының шатлыкларына сөенеп гомер кичерә.
Иршат Рәвил улын хаклы ялга озатканда колхозчылар җыелышында аның үзе, фидакарь хезмәте турында бик күп мактау сүзләре яңгырады, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тантанада катнашучыларның һәммәсе дә яраткан җитәкчеләренең бу сүзләргә чын-чыннан лаек икәнлеген аңлый иде. Шуңа да чын мәгънәсендә Җир улы булган шәхес бәхетле гомер кичергәнлегенә шикләнми, шуңа да ул башын горур тота.
Лира КӘБИРОВА.