Озакка сузылган Яңа ел ял көннәре аркасында пенсионерлар берьюлы ике түләү алачак-декабрь һәм гыйнвар айлары өчен.Декабрь пенсияләре, гадәттәгечә, ай башыннан, гыйнварныкы - 25 декабрьдән соң бирелә башлый. Шул ук вакытта гыйнвар түләүләре 7,5 процентка индексацияләнәчәк.
Алкогольсез эчемлекләрнең бәяләре күтәрелергә мөмкин
1 декабрьдән алкогольсез эчемлекләрне (соклар, морслар һәм нектарлардан тыш) маркировкалау мәҗбүри булачак. Бу товар бәяләренең артуына китерергә мөмкин.
Пособие алучыларга хәбәрләр киләчәк
1 декабрьдән Русия Социаль фонды ниндидер сәбәпләр аркасында акча күчерә алмаса, дәүләт хезмәтләрендә хәбәрләр киләчәк. Шулай ук пособие алучыларга түләүләрне туктату турында да хәбәр ителәчәк. Бу бала тудыру һәм 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләргә кагыла.
Дәүләт чиген кичүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керәчәк
2023 елның 11 декабреннән Русия территориясеннән чыгу һәм керүнең яңа кагыйдәләре, шулай ук чит ил паспорты, дипломатик паспорт һәм хезмәт паспорты гамәлдә булмау өчен нигезләр үз көченә керә.
Хәзерге вакытта Русия гражданнарының ил территориясеннән ирекле рәвештә китү хокукы бар. Дөрес, барысы да түгел. Җинаятьләрдә гаепләнүчеләр һәм шикләнелүчеләр, бурычлылар, банкрот һәм дәүләт яки хәрби сергә ия булган кешеләрнең андый хокукы юк. Шулай ук ФСБ хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткә чакырылган яки мобилизацияләнгән гражданнар да илдән китә алмый.
Яңа кагыйдәләр буенча чит ил, хезмәт яки дипломатик паспорты, әгәр хуҗасы исемен, фамилиясен яки туган урыны һәм датасы турында мәгълүматны үзгәртсә яки документның гамәлдә булу вакыты тәмамланса, гамәлдән чыгарылачак. Шулай ук документлар, әгәр кеше ниндидер сәбәпләр аркасында Русия гражданы булудан туктаса, үз көчен югалтачак, мәсәлән, аны алган гражданлыгыннан мәхрүм иткән очракта.