

4 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны, шул исәптән юлдан тыш мототехниканы, кар машиналарын һәм кар җыю техникасын эксплуатацияләү процессында бозуларны профилактикалау буенча «внедорожник» чарасы уза.
Операция кысаларында аларны эксплуатацияләү процессында техник торышын тикшерүләр оештырыла, күзәтү астындагы техниканы куллану урыннарына профилактик визитлар, мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм хәвефсезлекне тәэмин итү буенча хуҗаларга профилактик әңгәмәләр һәм консультацияләр, урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалану һәм экология белгечләре, ЮХХДИ инспекторлары һәм полиция участок вәкилләре катнашында күчмә чаралар үткәрелә.
Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе юлдан тыш мототехника һәм кар машиналарын эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек чараларын үтәүне, тиешле органнарда мәҗбүри теркәлүне һәм ел саен техник тикшерүне вакытында узуны искә төшерә.
Рифат ГАЛЛӘМОВ, Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелегенең әйдәп баручы белгече.