

Мәктәпләрдә тәмәке тарту проблемасы актуаль булып кала. Электрон тәмәке куллану статистикасына күз салсак, аларны күбесенчә яшүсмерләр куллана. Экспертлар билгеләвенчә, никотинлы продукция, вейплар барлыкка килгәннән соң кулланучы яшүсмерләр саны 10 тапкыр арткан. Яшьләр арасында (шул исәптән 6нчы сыйныфтан 11 сыйныфка кадәрге укучылар арасында) электрон тәмәкеләр - вейплар һәм айкослар популяр.
Күпләр тәмәке электрон икән, ул зарарсыз һәм тәмәке тарту мәктәптә дә мөмкин дип саный. Тәмәке тарту өчен кулланылган парда 31 зарарлы химик кушылма барлыгы ачыкланган.
Табиблар билгеләвенчә, тәмәке тарту һәм аның электрон төрен куллану балалар һәм яшүсмерләр өчен аеруча зарарлы. Мәсәлән, үпкә һәм тышкы сулыш функциясенең төп күрсәткечләре 21 яшькә кадәр формалашуын дәвам итә, һәм тәмәке тарту үпкә үсешен туктатырга мөмкин, Мондый балалар һәм яшүсмерләр, тәмәке тартмаган яшьтәшләренә караганда, хроник респиратор һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә күбрәк дучар була. Никотин, беренче чиратта, сулыш системасына зыян сала, тын алу авырая, чөнки вейпны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла, эчәклеккә дә бик зур зыян килә. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен электрон тәмәке аеруча куркыныч. Шулай ук үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын – 50 процентка, инсульт булу куркынычын 71 процентка арттыра, иммунитетны какшата. Никотин репродуктив системага һәм яшүсмернең баш миенә зарарлы йогынты ясый. Электрон сигаретлар һәм вейплар кискен агулануга һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Вейпинг-электрон сигаретлар, ягъни өч төп өлештән торган ингаляторлар куллану: батарея блогы, атомайзер һәм ароматизаторлар һәм никотин өстәлгән сыеклык. Башта электрон сигаретлар никотин алмаштыру терапиясе өчен тәгаенләнгән, әмма соңрак аларны куллану модага кергән. Электрон төренә гадәти тәмәкегә караганда психик һәм физик бәйлелек күпкә тизрәк барлыкка килә. Ул күпкә зарарлырак һәм куркынычрак, чөнки монда никотин парга әйләнә, ә бу онкология авыруларына, баш мие тамырларының атеросклерозына китерә, чөнки аларны кулланганда никотин канга тизрәк эләгә.
Ни өчен электрон сигарет куллану мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында популярлык алды? Ата-аналар балаларының электрон тәмәке куллануларын белмиләр дә, чөнки аларга хуш исле кушылмалар өстиләр.
Әйткәндәй, вейплар һәм башка электрон тәмәкеләргә карата закон бар. «Гражданнарның сәламәтлеген тирәюньдәге тәмәке төтененнән, тәмәке яки никотинлы продукция куллану нәтиҗәләреннән саклау турында» 15нче Федераль законның 12 статьясы нигезендә тәмәке тарту, никотинлы продукция яки аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда кальян куллану тыелган, шулай ук 303нче Федераль закон нормалары нигезендә вейплар һәм айкослар тәмәкегә тиңләштерелә. РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.24 маддәсе югарыда күрсәтелгән тыюны бозган өчен уналты яшькә җиткән гражданнарның җаваплылыгын күздә тота, 500-1500 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Гамәлдәге законнар мәгънәсендә вейплар, электрон тәмәкеләр, тәмәке җылыту системалары (IQOS тибы), шулай ук җәмәгать урыннарында кальяннар тарту хәзерге вакытта тәмәке тартуга тиңләштерелә.
Шулай итеп, закон чыгаручылар мәктәпләр, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, дәваханәләр, ерак юлга баручы поездлар, һава суднолары, җәмәгать транспортының барлык төрләре, кунакханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә, күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдаланудагы биналарда, балалар мәйданчыкларында, пляжларда һ.б тәмәке тартуны тыя.
Күрсәтелгән тыюны бозган өчен яшүсмерләр - РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.24 маддәсе, ә аларның ата-аналары РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча (ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны тоту, тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү) административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, бу очракта 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф каралган.
Русиядә 2024 елның 1 мартыннан ароматизаторлы вейплар тыелачак. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы электрон тәмәкегә өстәргә ярамаган матдәләр исемлеген әзерләгән. Нәтиҗәдә, җайланмалар «тәмсез» булачак һәм тәмәке тартуны яратучылар өчен үз җәлеп итүчәнлеген югалтачак дип фаразлана.
Лилия ЙОСЫПОВА.