

Мәктәп елларында төгәл фәннәрне су кебек эчкән егет, укуны тәмамлагач, ике дә уйлап тормый, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә.Укытучы дипломы алган яшь белгечне район мәгариф идарәсендә кочак җәеп каршы алалар һәм район җирлегендә яңа гына ачылган «Яшь техниклар» мәктәбенең җитәкчесе итеп билгелиләр. Элекке авыл мәктәпләрен күз алдына китерү кирәк монда. Укучы егетләрнең һәрберсенең кулында “Яшь техник” журналы була торган иде. Югары Яркәйдә ачылган “Яшь техниклар”станциясе алар өчен күктән төшкән бүләк булып тоела ул вакытта. Бүгенге көндә күпләр, техника белән эшләүнең беренче баскычын, «Мин Югары Яркәйдә, Азат абый җитәкләгән станциядә алдым» дип искә алулары чынга туры килә дә инде. Егетләргә техника буенча төпле белем биргән бу станция бүгенге көндә дә эшләсен иде дигән теләктә күп ата-аналар. Җитәкче буларак, Азат Фәвәдис улы бу эшендә саллы тәҗрибә туплый.
Илеш җирлегендә, районнар арасында беренчеләрдән булып бассейн ачылгач, балалар белән эшләү, үзаллы җитәкчелек алымнарын оста башкарган яшь белгечне шунда эшкә билгелиләр. Район халкы, балалар өчен бассейнның бик кирәкле булуын күрсәтү өчен аз көч салмый Азат Фәвәдис улы. Тик шулай да икенче төрле максатлары, хыяллары тынгылык бирми аңа. Киләчәген өстәл башында утырган җитәкче итеп бөтенләй күз алдына китермәгән иде ул. Кулыннан бар да килә, кайда нинди ватылган нәрсә бар, ул аларның барысына җан өрә, терелтә. Аңа бу уйларын тормышка ашырырга этәргеч биргәндәй, илебездә яңа технологиялар заманы башлана. Кәрәзле телефонны да тотып карамаган халык карамагына бер-бер артлы йөзләгән төрле яңа технология килеп керә шул елларда. Укытучылар, укучылар компьютер технологиясен өйрәнер өчен кая барып сугылырга белми йөргәндә, Азат күпләргә ярдәмгә килә. Бүгенге көндә 2-3 яшьлек бала кәрәзле телефон белән төрле катлаулы уеннар уйнаса, ул вакытта өлкәннәрнең компьютер янына курка-курка килеп утырулары бүгенгедәй хәтерендә егетнең. Мәктәпләрдә компьютер дәресләре керә башлый, заман технологиясе бүгенге тормышыбының һәр юнәлешендә, нәкъ Азат Мифтахов кебек тәҗрибәле укытучылар ярдәмендә тиз арада үз урынын ала. Кнопкалы телефоннан, гади генә компьютердан башлаган кешеләр кулында - бүген катлаулы технология. Ватылган компьютерларын кайда, ничек ремонтка бирергә дип аптырап йөргән райондашларын күреп, тагын уйга кала мастер. Кемдер бу эшне район җирлегендә үз кулына алырга тиеш бит. Шулай тәвәкәлләп тотына бу эшкә белгеч. Телефон, яисә компьютер, кыскасы, көнкүреш техникасы сафтан чыга икән, хәзер райондашларга мастер юллап читләргә йөрисе юк, алтын куллы Азат аларга шул арада «җан өрә».
Тормыш иптәше белән институттан соң бергә кайталар Илешкә. Ленара Рүдәл кызы мәгариф системасында эшли, соңгы елларда Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Үз көчләре белән Түбән Яркәйдә йорт төзеп чыгалар. Гаиләләренең шатлыгы булып,кызлары, уллары туа. Бүген инде Денис, укып чыгып, Мәскәүдә яши. Эльза район судында эшли. Әтиләренә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләнгән бу гаиләдә.
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.