Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 декабрь 2023, 06:00

Наркомания - яман чир

Наркотиклар аркасында, күпме язмышлар җимерелә, вакытсыз яшь гомерләр өзелә.

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралуы һәркемгә мәгълүм. Кызганыч, соңгы елларда наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Кайда наркоманлык – шунда ачы хәсрәт, күз яшьләре. наркотиклар аркасында, күпме язмышлар җимерелә, вакытсыз яшь гомерләр өзелә.

Районда полиция бүлеге, табиблар, мәгариф идарәсе, спорт мәктәпләре, авыл биләмәләре белән наркоманиягә каршы көрәш буенча бердәм рәвештә җитди эш алып барыла. Сәламәт яшәү рәвешен таратуга һәм наркотиклар куллануны кисәтү юнәлешенә зур әһәмият бирелә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында профилактик чаралар, бу проблеманы хәл итү юлында иң мөһим компонент. Соңгы елларда алга китеш бар, наркотиклар куллану буенча үсеш күзәтелми. Шунысы бераз тынычландыра, хәзерге вакытта районда кыек юлга басучылар арасында балигъ булганнар тарафыннан наркотик матдәләр куллану факты ачыкланмаган. Ни кызганыч, наркотик кулланучылар – урта яшьләрдәге кешеләр, өлкәннәр арасында аерым очраклар бар.

Наркоманнарның күпчелеге наркотикларга бик яшьли тартыла башлый. Бу күренеш бигрәк тә эчкече, наркоман ата-аналар булган гаиләләрдә күзәтелә. Балалар әти-әниләрнең наркотик кулланганын күреп үсә. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, андый гаиләдә үскән балалар арасында көннәрдән бер көнне наркоманга әверелү очраклары юк түгел. Гаиләдә күргән әйбер, алар өчен бит ул “нормаль күренеш”. Андый әти-әниләр балаларына тиешенчә тәрбия дә бирә алмый, баланы “урам” үстерә. Ата-ана баласының кайда һәм ни эшләп йөргәнен белми дә, күрми дә. Төрле компанияләргә килеп керәләр, танышлары тәкъдим иткәч, кабул итәргәме-юкмы дигән уй башларына да килми. Ә ата-ананың наркотик тәэсирендә аңы томалана, алар үзләренең нәрсә эшләгәннәрен дә аңламый. Бала өйдә нәрсә күрә, шуны татып карарга омтыла.

Балалар алкоголь һәм наркотиклар, аеруча алкоголь кебек төшенчәләр белән яхшы таныш. Димәк, алар көнкүрештә аның белән очраша. Шуңа күрә даими профилактик эш алып барырга кирәк, ә ата - аналарга аларны һәрьяклап үстерү, нәрсә начар, ә нәрсә яхшы икәнен дөрес аңлау өчен максималь көч куярга кирәк. Бала белән сөйләшү, барлыкка килгән проблеманы бергәләп чишү, буш вакытларын файдалы га-мәлләргә юнәлтү мөһим. Тату гаиләдә үскән, актив тормыш рәвеше алып барган, яраткан шөгыльләре булган яшьләрнең мондый куркыныч адымга барырга вакыты калмый.

Хәтта бер тапкыр наркотикларны татып карау да гомерлек бәйлелеккә китерергә мөмкин. Кайбер яшьләр, наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип, бик нык ялгышалар. Хәзерге вакытта киң таралу алган синтетик наркотик куллану – аеруча куркыныч. Синтетик наркотикны бер тапкыр куллану да, кызыксынудан яки компания өчен, ягъни мотивларына карамастан, авыр һәм хәтта фаталь нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кеше психикасының көчле бозылуы- акылдан шашу һәм галлюцинацияләр белән психик тайпылыш, нерв системасының авыр зарарлануы эпилепсия, кома барлыкка килергә мөмкин. Бер-ике синтетик наркотик куллану инвалидлыкка һәм үлем-гә китерергә мөмкин. Наркотикка этәргеч булып ялгызлык, ят әйбер белән кызыксыну, стресс, наркотик кулланучылар белән аралашу, балаларга ата-ананың игьтибары җитмәү, гаиләдәге конфликт һәм башкалар тора. Наркоманнар, гадәттә, медицина ярдәменнән качалар, наркологка яки башка белгечләргә үз теләкләре буенча бармыйлар.

Наркоманияне дәвалау һәм авыруны реабилитацияләү – озак, этаплы процесс. Аның озынлыгы берничә айдан берничә елга кадәр тәшкил итә. Шуны истә тотарга кирәк: наркоманияне дәвалау өй шартларында мөмкин түгел. Ярдәм күрсәтүне эчке органнар һәм гомумән кеше организмы эшен торгызудан башлыйлар. Авыруга витаминнар, организмның эшчәнлеген нормальләштерү өчен препаратлар, йокы дарулары, кан тамырлары, психотроп матдәләр, антидепрессантлар кабул итү билгеләнә. Арытаба психотерапия, физиотерапия, психолог белән эшләү, озак вакытлы реабилитация процессы бара-пациентны җәмгыятькә кайтару, аны торгызу, наркотикларсыз, гадәти тормышка яраклаштыру. Дәвалау процессы озын, күп сабырлык һәм каты дисциплина таләп итә. Пациент үз тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга, дәваланырга теләк белдерергә тиеш. Әгәр дә ул наркотиклар куллануның зарарлы булуын аңламаса һәм авыру белән көрәшергә көч таба алмаса, кешегә уңай нәтиҗәләргә ирешү бик авыр. Мәсәлән, наркоманның гаиләсе, яраткан шөгыле, көндәлек эше булса, аңа сәламәтләнү җиңелрәк булачак, чөнки ул тормышта мәгънә күрәчәк һәм хыял, өмет белән яши башлаячак. Кызганычка каршы, наркотик кеше организмына да, психикасына да зур зыян китерә. Ләкин, кешенең авырудан котылырга теләге зур булса, аңа наркотиклар куллануны ташларга булышырга мөмкин һәм кирәк. Кызганычка каршы, дәваланганнан соң да наркотикларга кире кайтучылар бар. Реабилитациядән соң кеше җәмгыятькә кайткач, авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Мәсәлән: җәмгыять тарафыннан кабул ителмәү, эш табуда кыенлыклар, акча булмау һәм башка проблемалар. Бар кешеләр дә төрле, шуңа күрә кайберләре авырлыклар алдында югалып кала. Ә менә максатчан, тормышны үз кулларына алган һәм чынбарлыкка аек карашлылар тулысынча савыга.

Наркоманияне дәвалау өчен бик күп төрле юллар бар. Программаларның максаты-авыруга физик һәм психик ярдәм күрсәтү, наркотиклар кулланмау өчен шартлар тудыру.

Кеше-үз тормышының хуҗасы. Безнең һәрберебез үз гамәлләре, үз тормышы өчен җаваплы булырга, үзенең, гаиләсенең һәм якыннарының гомеренә куркыныч янаган хаталар ясаудан качарга тиеш.

Илдар ИЛАМАНОВ, район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас