Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
14 декабрь 2023, 06:30

Эшең булу – олы бәхет

Шәмсиәхмәт СӘГАБИЕВ - “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли.

Эшең булу – олы бәхетЭшең булу – олы бәхет
Эшең булу – олы бәхет

Табыннарыбыз һәрчак мул булсын – сыйфатлы һәм тәмле ризык белән тулып торсын өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эссегә һәм суыгына, карына һәм яңгырына карамыйча – ел тәүлеге эштә. Аларның җиңе, һәрвакыт – сызганулы. Дистә еллар буе икмәк үстереп, аның бөртеген дә исраф итмәскә тырышып хезмәт куючы авыл уңганнары ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Шәмсиәхмәт Сәгабиев - “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Аның күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһаланды. Ул Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Шәмсиәхмәт абый Кужбахты авылында Мәгъфия апа һәм Фәнис абыйларның күп балалы гаиләсендә туып-үсә. Әтисе гомер буе тракторчы булып эшләп, улында да әлеге һөнәргә кызыксыну, ихтирам, ярату уята. Ш.Сәгабиев Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәри училищены тәмамлап, кулына диплом ала. Хезмәт юлын “Игенче” хуҗалыгында башлый һәм әлегәчә аны уңышлы дәвам итә.

Язгы кыр эшләрендә, шәхси хуҗалык малларына терлек азыгы әзерләү вакытында, урып-җыю чорында өлгерлек күрсәтә уңган механизатор.

– Ипекәй булса – бар да була. Икмәк – ил язмышы дип бабаларыбыз тикмәгә генә әйтмәгән. Гәрәбәдәй иген көшелләрендә үз хезмәтеңнең булуы - олы бәхет. Сәламәт кешегә эш – шатлык кына ул. Яныңда хезмәтеңне бәһали белгән, кеше буларак хөрмәтләгән җитәкче булу күңелне үстерә – эшкә дәрт арта. Агымдагы елда районда авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан бик матур тантанада катнаштым. Кадеребезне белүче җитәкчебезгә, район башлыгына рәхмәт. Тормышыбыздан канәгать булып, сөенеп яшибез һәм рәхәтләнеп эшлибез, - ди Шәмсиәхмәт Фәнис улы.

Гаиләсе белән дә бәхетле авыл уңганы. Тормыш иптәше Гүзәлия белән үрнәкле гомер юлы үтәләр. Хәләл җефете дә үзеннән калышмый, булдыклы, тырыш, эшсөяр ханым. Ул сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен лаеклы йөртә. Сәгабиевлар ике кызга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә оныкларының шатлыгына сөенеп гомер кичерәләр.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас