Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 декабрь 2023, 06:00

Нурлы тормыш юлы

Кадер авылында яшәүче Зинфира МӨХӘММӘТОВА әнә шундыйларның берсе.

Нурлы тормыш юлыНурлы тормыш юлы
Нурлы тормыш юлы

Авылларыбызда хөрмәткә лаек өлкәннәр күп. Алар тормышыбыз мул булсын өчен гомер буе тырыш хезмәт куйганнар. Кайда гына эшләсәләр дә, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Кадер авылында яшәүче Зинфира Мөхәммәтова әнә шундыйларның берсе. Аны авылда олысы да, кечесе дә ихтирам итә. Ул 40 елын игелекле хезмәткә Кадер авылы халкының сәламәтлеген саклауга багышлый. Күптән түгел хезмәт ветераны үзенең күркәм юбилеен - 85 яшен билгеләде.

40 ел... Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен - сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Зинфира апа үзе генә беләдер. Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да - беркайчан да эшем бар дими, арыган йөз күрсәтмичә, авырулар янына чыгып йөгерә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына.

Зинфира Әсләм кызы Югары Череккүл авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң, 1958 елда район үзәк дәваханәсендә ачылган 8 айлык шәфкать туташы курсларын тәмамлый. Аны юллама белән Яңа Тормыш һәм Кызыл Көч авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтергә җибәрәләр. Бераздан соң тырыш кыз Уфа медицина училищесына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Кадер фельдшеракушерлык пунктында фельдшер булып дәвам итә. –Безнең төп бурыч – пациентка табибларга кадәр беренче медицина ярдәме күрсәтү, шул ук вакытта беренчел диагноз кую. Авыруга югары квалификацияле табиблар үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтсен өчен пациентны дәваханәгә китерү турында да нәкъ менә фельдшер кайгыртты, - дип хезмәт куйган елларын искә алды Зинфира апа.

Эшләү дәверендә Зинфира апа үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга игътибарлылыгы, изге күңелле булуы белән авылдашларның ихтирамын, үзенә ышанычын яулый.

Әлеге эштә күпчелек вакыт тормыш иптәшең дә ярдәмгә килә бит. Я ул синең белән тиз генә авыру янына кузгала һәм районга илтеп куя, я балаларны алып калып, тыныч күңел белән йөреп кайт дип фатихасын бирә. Зинфира апа Фәнис абыйдан бик уңган. Һәрчак бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгән. Мөхәммәтовлар Кадер авылында абруйлы гаиләләрнең берсе булып, иңне-иңгә куеп 58 ел гомер кичергәннәр. Алар үзләре үрнәгендә өч бала – Резеда, Фирдәвис, Розалияны үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Кызганычка каршы, 2021 елның февралендә Фәнис Кәнзел улы мәрхүм була.

-Дәү әнием эшсез торуны күз алдына да китерми. Ял саен туган нигезгә балалары, оныклары җыела. Безнең өчен иң рәхәт ял – дәү әнигә кайту. Ул шулкадәр сабыр, һәрвакыт дөрес фикер йөртә, төпле киңәшләрен бирә. Безне дә үзе үрнәгендә тәрбияли: тыныч, ярдәмчел, тырыш, изгелекле булырга өйрәтә. Өлкән яшьтә булса да, өчпочмакларын, бәлешен пешереп, көтеп ала, сыйлый. Исән генә булсын берүк, - ди оныгы Эльвира Сәйфетдинова.

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас