Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 декабрь 2023, 07:00

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсендә

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсендә

Республика халкы заказ хатлары ала

Социаль фонд (СФР) гражданнар белән үзара хезмәттәшлекне уңайлылык, ирешүчәнлек һәм ачыклык принципларында төзи. Моның өчен ведомство санлы хезмәтләр һәм сервислар үстерә, алар ярдәм чараларын рәсмиләштерү процедураларын гадиләштерергә һәм тизләтергә ярдәм итә. Мондый мөмкинлекләрнең берсе-фондтан заказ хатлары алуны оптимальләштерүче «Госпочта» сервисы.

«Русия почтасы» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган сервис заказ хатларын электрон рәвештә җибәрүне тәэмин итә. Хезмәтнең төп өстенлекләренең берсехатлар һәрвакыт адресатка барып җитә, хәтта ул вакытлыча яки даими рәвештә яшәү урынын үзгәртсә дә. Моннан тыш, алынган электрон документ юридик көчкә ия һәм башка ведомстволарга тапшырылырга мөмкин. Хат югалмаячак

һәм теләсә кайсы вакытта алу өчен ачык. Шулай ук корреспонденция өчен почтага барырга кирәкми, бу вакытны һәм көчне саклый.

Социаль фондның заказ хатларын «Госпочта» аша алу өчен, тиешле хезмәтне дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта тоташтырырга кирәк. Порталның мобиль кушымтасында сервис «Онлайн-доставка» дип атала.

Әгәр Социаль фонд «Госпочта» сервисын тоташтырмаган кешегә электрон заказ хаты җибәрсә, почта бүлекчәсе хезмәткәрләре гражданга аның турында хәбәр итәчәк. Бүлеккә мөрәҗәгать иткәндә хатны бастырып чыгаралар һәм адресатка бирәләр. Хәтта бу очракта да, хатның А пунктыннан Б пунктына бармавы, ә турыдан-туры электрон каналлар аша почта бүлекчәсенә керүе хисабына, җиткерү вакыты кыскартыла.

 

Яңа LADA Granta автомобильләре бирелде

Социаль фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге элек производствода зыян күргән республика халкына 11 Lada Granta автомобилен тапшырды. Транспорт чаралары медицина күрсәтмәләре булганда һәм машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр булмаганда бирелә.

Дәүләт ярдәме махсус транспорт рәвешендә кешеләргә күп кенә көнкүреш мәсьәләләрен җиңеләйтергә, шулай ук актив яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә. Барлык машиналар да булачак хуҗаларның физик мөмкинлекләрен  исәпкә алып махсус җиһазландырылган һәм кул белән идарә итү системасы белән тәэмин ителгән.

Махсус транспортның эксплуатация срогы 7 елга исәпләнгән, аннан соң, әгәр реабилитация программасы буенча күрсәтмәләр булса, яңа автомобиль бирелә. Шул ук вакытта элек бирелгән автомобильләр алучылар милкендә кала. Эксплуатация чорында зыян күрүчеләрнең Фонд хисабына бер тапкыр автомобиль капиталь ремонтлау мөмкинлеге бар. Шулай ук квартал саен ягулыкмайлау материаллары өчен компенсация каралган.

Транспорт чаралары бирүдән тыш, Русиянең социаль фонды производствода зыян күргән иминиятләштерелгән шәхесләрне медицина, социаль һәм һөнәри реабилитацияләүгә өстәмә чыгымнарны финанслый. Фонд протезлау, шифаханә-курорт дәвалау, гражданны яңадан укыту өчен түли, аңа кирәкле техник реабилитация чаралары бирә. Быел зыян күрүчеләр өчен реабилитация чаралары комплексына Социаль фонд бүлекчәсендә 273 миллион сумнан артык акча каралган.

Ел саен Фонд бүлекчәсе производствода зыян күргән гражданнарны тәэмин итүгә 1,6 миллиард сумнан артык акча җибәрә.

 

Блокадалы Ленинградны саклаучылар түләү алачаклар

«Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары быел ахырында 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Әлеге Указга агымдагы елның сентябрендә Президент Владимир Путин кул куйды. Түләү Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына багышлана. Истәлекле дата киләсе елда 27 гыйнварда билгеләп үтеләчәк.

Социаль фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге түләүне 2023 елның декабрендә һәм 2024 елның гыйнварында башкарачак. Ул Русия ветераннарына, шул исәптән Латвиядә, Литвада һәм Эстониядә даими яшәүчеләргә, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровьеда бүләкләнгән кешеләргә саналачак. Безнең республикада «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән 59 ветеран түләүләр белән тәэмин ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел социаль фондның бер өлеше булган Русия Пенсия фонды ветераннарга юбилей даталарына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашырган иде инде. Мәсәлән, 2015 елда - Җиңүнең 70 еллыгына һәм 2020 елда җиңүнең 75 еллыгына түләү.

 

Айлык түләүләр билгеләнде

Быел 3 меңнән артык гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады.

Агымдагы елдан башлап, 3 яшькә кадәрге һәр балага, шул исәптән беренче сабыйга, ана капиталыннан айлык түләү бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга икенче бала туганда гына юнәлтә ала иде, шул ук вакытта ата-аналар, гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булса да, бер түләү алганнар.

Гариза бирелгән вакытта яшәү төбәгендә яшәүче балаларга айлык түләү күләме бер яшәү минимумын тәшкил итә. Безнең республикада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән 2023 елга балаларның яшәү минимумы күләме 12271 сум билгеләнгән. Яшәү минимумы күләме үзгәргән очракта айлык түләү гаризасыз тәртиптә яңадан исәпләнә.

Башкортстан Республикасында уртача керем бер кешегә ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә 27578 сум билгеләнә. Әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәрге берничә бала булса, һәм аларның берсенә түләү алганда гаилә кереме ике яшәү

минимумыннан артмаган булса, ата-аналар тагын бер балага түләүне рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта түләү өчен гариза һәр балага аерым бирелә.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас