Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 декабрь 2023, 06:45

Ярдәмгә килә

Урындагы инициативаларны яклау программасы авылларның мөһим проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Һәр елдагыча, Базытамак авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр әлеге проектка теләп кушылды. Бу җәһәттән халык җыены уздырылып, анда төрле борчыган мәсьәләләр күтәрелде. 2024 елда әлеге программа кысаларында “МТЗ-82” тракторына тагылма җиһазлар алырга кирәк, дигән фикерне халык бертавыштан хуплады. Җыен барышында халыктан акча җыю каралды. Азактан проектны тормышка ашыру буенча инициатив төркем сайланды. Халык һәр мәсьәләгә аңлы карашын белдереп бертавыштан ризалык белдерде.

Рәмилә ӘБҮБӘКЕРОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас