Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 декабрь 2023, 06:30

Яшәү шартларын яхшыртуга мөмкинлек бирә

Бүген районда Урындагы инициативаларны яклау программасын гамәлгә ашыру процессы актив бара.

Барлык 22 авыл советы авыл биләмәсе дә программада катнашу турында карар кабул итте. Авыл, үз йорты мәсьәләләренә битараф булмаган халык арасында катнашуның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча эш алып барыла. Мәктәпләрдә читтән торып иншалар, шигырьләр, рәсемнәр, макетлар конкурслары уза, анда безнең балалар күзлегеннән авылның мөһим мәсьәләләрен хәл итү вариантлары тәкъдим ителә.

Соңгы 8 ел дәвамында әлеге программа авылның мөһим проблемаларын уңышлы хәл итәргә булышлык итте. Без халыкны арытаба да әлеге программаны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырабыз, чөнки ул туган төбәгебездә яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Нәфис ХӘБЕТДИНОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары–финанс идарәсе начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас