Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 декабрь 2023, 07:00

“Без наркотикларга каршы!»

«Наркотик» грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз.

Бүгенге көндә наркотикларның зыяны турында һәр яшүсмер белә. Ләкин заман шаукымына иярепме, текә буласы килепме, ялгыш юлга басып, мондый адымны уйламыйча эшләүчеләр саны елдан-ел арта. «Наркотик» грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә. Төрле авыруларга дучар була, шуларның иң куркынычы - СПИД.

Елдан-ел әлеге агуның яңа төрләрен уйлап чыгарып кына торалар, чөнки бу иң начар, кеше язмышы белән уйный торган бизнес. Хәзерге вакытта бик таралган тарта торган сыекчаларны – вейпларны, электрон сигаретларны зыяны юк дип алдап, егетләр һәм кызларга тәкъдим итәләр. Ә бит аларның зыяны санап бетерерлек түгел. Вейп тарткан кешенең үпкәләре попкорн кебек куыкка әверелә. Тышкы билгеләр буенча, үпкәләрнең ике ягы да ялкынсына. Авыруларның күбесе көчле ютәлләүдән һәм күкрәк авыртудан зарлана. Алар күңел болгану, баш авырту, косасы килүдән җәфалана. Аны “вейперлар авыруы”дип атыйлар. Яшь буыннны ялгыш адымнардан саклап калыр өчен педагог, психолог, медицина хезмәткәрләре һәрдаим аңлату эшләре алып бара, төрле чаралар үткәрә.

1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Түбән Яркәй лицеенда «Мин тормышны сайлыйм, наркотикларга – юк!» дип аталган бик файдалы һәм эчтәлекле кичә үтте. Лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Ибраһимова әлеге дата турында укучылар белән әңгәмә оештырды, педагог-психолог Л.Мослыхова кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырды, медицина хезмәткәре Г.Бәхтиева наркоманиянең килеп чыгуы һәм таралу сәбәпләре турында сөйләде, аның сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлатты.Тормыш хәвефсезлеге дәресләре укытучысы Д.Биктимеров хәвефсезлек чаралары, наркотиклар тараткан өчен закон буенча нинди статьялар барлыгы, жаваплылыкка тарттырылу турында бәян итте. Залда укучылар өчен «Без наркотикларга каршы!» дигән китаплар, брошюралар күргәзмәсе оештырылган иде.

Кызлар һәм егетләр, үз чиратында, бу мәкерле агуның кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында белгән фикерләре белән уртаклашты, кызыксындырган сорауларын бирде. Һәрберсенең күкрәгендә кызыл лента – СПИДка каршы көрәш символы тагылган иде.

Алсу БАСЫЙРОВА, Түбән Яркәй лицееның педагог-китапханәчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас