

Уйлап карасаң. һәр кеше – язмышы, тормышка карашы, холыкфигыле белән үзе бер дөнья. Ул кызыклы я мавыктыргыч та, шатлыклы я кайгылы да, якты я болытлы да, үрнәкле я гыйбрәтле дә булырга мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, тормыш китабыңны сокланырлык итеп язу өчен нәселдән күчә килгән, ата-анаң, мәктәбең тәрбиясеннән башка үз тырышлыгың, максатчан, көчле ихтыярлы булуың, туктаусыз үз өстеңдә эшләвең дә кирәк. Нәкъ менә бүгенге язмам герое Фәвәдис Шәехмулла улы Фәзуллин кебек.
Ул матур табигатьле Петр тавы, Сөннең Агыйдел елгасына койган урында урнашкан Яңа Аю авылында төбәкнең хөрмәтле кешеләре булган Рәхимә һәм Шәехмулла Фәзуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Бәләкәйдән кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясендә чыныгып, куйган максатына ирешеп үсә. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә өлгәшә, җәмәгать тормышында актив катнаша. Күпчелек очракта инициатива күрсәтеп, иптәшләрен үзе артыннан ияртә. Мәктәптә эшләп килгән “Яшьлек” бию ансамбленең солисты була.
1980 елда СССРның кораллы көчләренә чакырыла Фәвәдис. Совет гаскәрләре сафында Әфганстанга керә һәм ике ел водитель булып хезмәт итә. Армия хезмәтеннән чыныгып, чын ир-егет булып кайта туган авылына. Арытаба Уфа шәһәрендәге сәүдә техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алгач, яшь белгечне Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына өлкән повар итеп җибәрәләр. Биредә ул 10 ел тырышып хезмәт сала. Шул ук вакытта югары уку йортының экология факультетында читтән торып белем ала.
Илдә үзгәрешләр чоры башлангач, Ф.Фәзуллин “Уфа Газпром газ бүлү” җәмгыятенә эшкә керә. Гади авыл малае газ челтәрләре хезмәте начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүгенге көндә дә биредә хезмәт юлын дәвам итә. Тырыш, белемле, принципиаль, таләпчән җитәкче буларак, хезмәттәшләре дә ярата, хөрмәт итә.
Мәктәптә укыган елларыннан ук спорт белән даими шөгыльләнгән Фәвәдис Шәехмулла улы бүгенге көнгә кадәр аны үз итә һәм хезмәттәшләрен дә үзе артыннан ияртә. 2018 елда ул “Уфа Газпром газ бүлү” җәмгыятендә эшләгән Әфган сугышы ветераннарын җыеп, хоккей командасы оештыра һәм аңа “Шурави” дип исем кушалар. Бу команда кыска вакыт эчендә республикада таныла. Чөнки ул Уфа, Стәрлетамак, Күмертау, Ишембай шәһәрләре хоккей командалары белән еш очрашулар үткәрә, призлы урыннар яулый. “Шурави” командасы әгъзалары безнең районда да очрашуда булып, анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның катнашуы алар өчен зур мәртәбә булды.
Фәвәдис Шәехмулла улы “Иң кадерлесе – туган җирем” дип еш кабатларга ярата. Ул “Атайсал” проектын тормышка ашыруда теләп катнаша. Авылыбызд агы “Нур” мәчетен тергезүдә Фәзуллиннар гаиләсе төп иганәче булды. Шулай ук “Аек авыл” конкурсы кысаларында үткәрелгән чараларның актив оештыручысы да, әйдәүчесе дә. Аның башлангычы белән нигез салынган “Агый дел” паркында узган Сабантуй, “Саумысыз, авылдашлар!”, төрле спорт ярышлары авылдашлар өчен генә түгел, районыбыз халыкларына яраткан бәйрәмгә әйләнде.
Агымдагы елда Фәвәдис Фәзуллин инициативасы белән Яңа Аю авылындагы “Агый- -дел” паркында “Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алу көне” оештырылды. Иң мөһиме, изге күңелле якташым авылыбызның зиратына коймалар тоту өчен материаллар юнәтә, өстәвенә, аны чиста тотуга, төзекләндерү өмәләрендә катнашырга вакыт таба. Мондый вакытларда кирәкле әйберләрне алу өчен Уфаны ике тапкыр урый. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү чараларында, алар белән спорт ярышларында катнашырга ярата. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтүдән дә читтә калмый ул.
Мәкаләм герое белән аның хезмәт еллары, тормыш юллары турында озак сөйләшеп утырдык. Аның һәр сүзеннән дөньяны, туган җирен, табигатен, авылдашларын яратуы бөркелеп тора.
Аның хезмәте лаеклы бәһаланып, төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә шулайда иң кадерлесе - 60 яше тулганда Республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан югары һөнәри осталыгы һәм газ сәнәгате өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен алынган Почет грамотасы.
Фәвәдис һәм Зөлфия Фәзуллиннар үзләренең изге эшләрен дәвам итүче уллары Динар, кызлары Регинаны тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Икесе дә югары белемле, гаилә корып, балалар үстерә.
Изге күңелле, ярдәмчел, гади Фәвәдис Шәехмулла улының кылган гамәлләре күпләребез өчен үрнәк булып, аңа киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.
Сәгыйть МУЛЛАӘХМӘТОВ. Яңа аю авылы.