

Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый. Һәр адымы аңа бәйле. Кешенең тормыш юлы туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә бара. Әйтелгән бу ике вакыйга да туу, аннары үлү таныклыгы рәвешендә «ташка басыла». Гомернең башын һәм ахыр ноктасын сурәтләгән документлар. Районыбызда халыкның һәр халәтен җитди рәсмиләштереп, теркәп бару белән ЗАГС бүлеге мәшгуль.
Агымдагы елда ЗАГС органнарына 106 ел тула. Бу безнең илдә халык өчен иң тотрыклы һәм кирәкле дәүләт органнары. Кешеләр гаилә коралар, аерылышалар, туалар, мәрхүм булалар. Бу гамәлләр закон һәм аның төп коралы - һәркемгә билгеле булган дәүләт органы -ЗАГС белән катгый җайга салына. Бу оешма хезмәткәрләре халык тормышында мөһим функция башкара. Бәхетле парларның шатлыклы минутларын да, бер үк вакытта туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең ачы күз яшьләрен дә күрергә туры килә. ЗАГСта никахлар һәм аларны таркату актлары, шулай ук яңа туган балалар теркәлә, үлем турында таныклыклар бирелә һ.б. Чиркәү-йола теркәлүе чорыннан алып гражданлык хәле актларын хәзерге язуга кадәр ЗАГС бүлекләренең эшчәнлеге җәмгыятьтә барган процессларны чагылдыра. Социаль программалар эшләү һәм кабул итү, гаиләне савыктыру, һәр муниципалитетның һәм төбәкләрнең үсешен мониторинглау һәм фаразлау өчен мөһим статистик мәгълүматлар ЗАГСлар аша уза. Әйтергә кирәк, әлеге дәүләт органнарының гаилә абруен ныгытуга керткән өлешен бәяләп бетерү дә авыр. Алар гаилә мөнәсәбәтләре мәдәниятен торгызалар, мәдәни һәм агарту үзәкләре ролен үтиләр, халык традицияләрен саклыйлар. Революциягә кадәрге Русиядә Гражданлык хәле актларының барлык язмалары чиркәүгә йөкләтелә. Чиркәү хезмәткәрләре йолалар үткәргәннәр, туу, никах, үлем турында метрик китапларда терки барганнар. Безнең илдә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеген оештыру-Совет власте инициативасы. 1917 елның 18 декабрендә «Гражданлык никахы, балалар һәм дәүләт актлары китапларын алып бару турында» гы декретка кул куела. Декрет игълан иткәнчә, Русия алга таба нибары гражданлык никахын, ягъни рәсми никахны гына таный, ә чиркәү никахы яңа гына өйләнешүчеләр үз теләге буенча гына башкарыла. Шул рәвешле, 1917 нче елның 18 декабре Русия ЗАГС органнарының туган көне дип игълан ителә. Республикабызның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре берничә үзгәртеп кору кичерде. 2006 елга кадәр - ЗАГС бүлеге район хакимияте структурасына, 2010 елга кадәр - БР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсенә, 2011 елдан 2014 елга кадәр Башкортстан Республикасы ЗАГС идарәсенә, 2014 елдан башлап БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетына карый. Әмма кайбер үзгәрешләргә карамастан, ЗАГС бүлеге эшчәнлеге элеккечә кала. Ул гражданлык хәле актларын теркәүдән гыйбарәт: туу, үлем, никах, аерылышу, уллыкка алу, аталыкны билгеләү һәм исемен (әтисенең, фамилиясен) үзгәртү, кабат документлар бирү, документларга төзәтмәләр кертү. Бүгенге көндә район ЗАГС архивы, 1928 елдан башлап, кәгазьдә һәм электрон йөртүчеләрдә (туу, никах, үлем, аерылышу, аталыкны билгеләү, үзгәртү һәм уллыкка алу турында) 194 105 акт язмасын үз эченә ала. Агымдагы елның демографик хәленә килгәндә, бүгенге көнгә 773гражданлык хәле акты теркәлгән (узган ел-904), шул исәптән туу турында – 198 (212), үлем турында – 346 (446), никах төзү турында-133 (140), аерылышу турында - 68 (67), атаны билгеләү турында - 14 (28), 3(1) кабул итү, исем үзгәртү турында – 11 (10). Гражданнарның төрле документларына төзәтмәләр кертү буенча 26 (38) эш ачылган. 739 төрле белешмә һәм хәбәр, 261 таныклык кабат бирелгән. Агымдагы елда ЗАГС бүлекләре гражданнарга тагын бер төр дәүләт хезмәте күрсәтә башлады -бу ике гражданлыгы булган яки Русия гражданлыгы алганнар дәүләт пособиеләренең төрле төрләренә дәгъва итә алсын өчен чит илләрдә төзелгән акт язмаларын Бердәм дәүләт реестрына кертү.
Ата-аналар үз балаларына сирәк һәм популяр исемнәр бирә. Әмир, Данил, Аделина, Сәидә, София - агымдагы елда иң популяр исемнәр булды. Илешлеләрнең аерымнарына Али, Адриана, Лев, Аяна, Мирас, Салман, Ранелия, Хәдичә, Азарина, Йосыф, Мөхәммәтнур исемнәре бирелде. Гражданлык хәле актларын теркәүдән тыш, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «50, 60,70 һәм 75 ел никахта торучы ирле-хатынлыларны хөрмәтләү турында» гы карары нигезендә, республика башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау адресы белән традицион чаралар уздырыла. Агымдагы елда безнең районда 10 пар юбиляр хөрмәтләнде, шулардан 9 пар -50, 2се үзләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Моннан тыш, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык белән үзара бәйләнеш булдыру, башка учреждениеләр һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итү максатыннан бәйрәм даталарына һәм вакыйгаларына багышланган башка чаралар да игътибар үзәгендә. Шунысы куанычлы, агымдагы елда үлем һәм аерылышу турындагы актлар саны кимү күзәтелә. Хезмәт тормышын ЗАГС эшенә багышлаган кешегә тәҗрибәле юрист та, сизгер психолог та, уникаль артист та булырга туры килә. Әйтик, никах теркәү яки бала туу турында таныклык бирү кебек шатлыклы вакыйгадан соң, шунда ук якыннарын югалткан кешеләргә документларны рәсмиләштерергә һәм юату сүзләрен табарга кирәк. Һәрхәлдә, шәхси борчылулар бу уңайдан эштә чагылырга тиеш түгел. Хезмәттәшләремне, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлыйм, сабырлык, ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм һәрнәрсәдә тотрыклылык телим.
Айгөл ХӘБИРОВА, район ЗАГС бүлеге начальнигы,1 класслы дәүләт хезмәте киңәшчесе.