Мондый сүзләргә бер дә артык исе китеп бармый Рәмилнең. Тормыш төпкелендә тәгәрәп, бу дөньяда берәүгә дә кирәкмәгән бер кеше булып яшәп ятса, бәлки берәр төрле хисләр дулкынында кайнап алган булыр иде. Мәктәп диләр бит әле... Бу арада ул үзе дә балачагы, мәктәп еллары турында бик еш искә ала башлады. Кайберәүләр, сыйныфташлары инде, нәрсәсен сагынасың аның, йөрдек инде биш-алты ел җәяү, кар - яңгыр, буран димәдек, бардык та кайттык, бардык та кайттык. Сумкадагы китапларны иртә белән алыштырдык та, тагын киттек. Шулай да, алай итеп кенә исендә калмаган аның балачагы. Бәләкәй генә чагында әнисен югалтуы исенә төшә. Берсендә, күңелсез генә мәктәптән кайтып кергәндә, әнисе бик каты чирләп ята иде. Үз ягына чакырып алырлык көче булды ананың. Кулларын күтәреп, аркасыннан сыйпамакчы булган иде дә, булдыра алмады. Күзләренә карап, кулларын кысты шулай да:”Әй балакаем, бигрәкләр дә бәләкәй каласың, кайда, кемнәр кулында кагылып - сугылып үсәрсең инде! - диюе булды микән. Кулына бер телем икмәк тоттырдылар да чыгарып җибәрделәр урамга. Икенче көнне абыйлар әнисен каядыр алып киткәндә:” Әнкәй, әнкәй, кая алып китәсез, әнкәемне калдырыгыз!- дип, елый-елый, артларыннан йөгергәне бүгенгедәй хәтерендә.
Сигез яшьлек Рәмил өчен шул көнне күк капусы ябылгандай тоелды. Әллә ниләр сөйләрдәй булып: «Әнкәй, әнкәй!» - дип, өенә йөгереп кайтып, кадерле кешесен эзләп аз йөгереп чыкмады бәләкәй бүлмәгә. Тупсаларда шыңшып утырыр иде дә, тагын, башын иеп, чыгып китә иде урамга. Ярый да, әтисе аңлады төпчегенең хәлен вакытында. Башлангычны авылыңда тәмамлагач, Исәмәткә бару иде укырга. Өчледән башка билгегә өмет тә итмәде ул үзе. Әйдә, ничәле куйсагыз да куегыз, тик мине борчымагыз, дигән кыяфәттә йөргән балага, игътибар да шул кадәр булгандыр. Тик ул үзе ныклап шуны белә. Хәтере бик яхшы иде аның. Нәрсә ишетә, ялт башына салып куя. Сигезенче сыйныфка укырга баруга, аларның мәктәбенә, яңа гына укуны тәмамлаган яшь пар килгән иде укытырга. “Мөзәлиф Фаяз улы булырмын. Мин сезне тарих фәненнән укытырмын ,”- дип таныштырды үзен укытучы. Шулай да шәп сөйли үзе. Тарих фәнен егетләр болай да бик ярата бит инде, тыңлыйлар, авызларын ачып. Рәмил дә бар ишеткәнен башына салып бара. Чирек соңы җитәрәк хронологик диктант үткәрде педагог. Шунда Рәмилнең бер генә датада хаталанганы билгеле булды. Тик, шулай да шәп абый билге куймады аңа: «Күчергәнсең!»,- дигән бик тә авыр мөһерне сукты аның эшенә. Тәнәфестә укытучы янына барып, аңлатып та карады. «Урлашуың гына җитмәгән, оста итеп алдашырга да өйрәнгәнсең икән!» – дип, Рәмилне бөтенләй бетереп куйды. Мәктәпкә барасы килмәгән чаклары шунда булды малайның. Укучысының стена буенда, каккан казык булып, беркемгә дә эндәшми басып торуына, игътибарсыз калмаган икән укытучы. Соңгы дәрескә кереп, журналларын өстәлгә куйды да, бик озак Рәмилгә карап торды. «Тактага чыгарырмын да ул, әгәр белмәсә. Иптәшләре алдында кыен хәлгә калдырсам»,- дигән уйлар көрәште бугай үзендә дә.
-Шәмсиев, такта янына! Бер чирек үтелгәннәр, алдагы еллардагы даталар буенча сорауларын тезде генә укытучы. - Утыр, бишле! Тик чиреккә дүртле куям мин сиңа. Тәрәзә янында басып торган мөгаллим, укучысы янына шәпшәп атлап килде, ачуланма миңа инде дигәндәй, аркасына кулын салды. Урынына барып утырырлык та көче калмады егетнең. Акрын гына атлап, сыйныфтан чыгып китте. Мәктәп бакчасындагы яңа үсеп килүче каеннар арасында әрле-бирле йөрде, спорт мәйданчыгына барып бик озак эскәмиядә утырды: “Беренче бишле, шулай да кадерлесең икән син! Димәк, мин дә укучы, минем дә белемем кемгәдер кирәк!” Тыела алмыйча: “Әнкәй,әнкәй, мин бишле алдым! - дип кайтып керде өйләренә. Әнисе һәрчак яхшы билге белән кайтып керүен көтте бит аңардан. Әтисенең ягымлы карашын күреп, аның алдына куйды беренче бишлесен. Үзгәрде шул дәрестән соң Рәмил. Мәкт ә п т ә а н ы а ң л а у ч ы яраткан укытучысы бар аның хәзер! Киләчәк язмышына, бәлки, шул беренче бишле нигез салгандыр, ләкин ул башкача, тарих фәненнән бервакытта да өчле алганын хәтерләмәде. Бертөрле кешеләр булмаган кебек, укытучылар да бертөрле түгел икәнен күңеленә ныклап салып куйды ул шул вакытта. Тарих укытучысы Мөзәлиф Фаяз улына карата ихтирамы гомер буе зур булды. Шулай, мескен генә йөргән балалардан, бөркет ясарлык укытучылар булган һәм бар мәктәпләрдә!
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.