Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 декабрь 2023, 09:00

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Яңа елга санаулы көннәр калды. Бәйрәмнәрне янгын хәвефсезлеген катгый үтәп, бәла-казасыз үткәрергә язсын.

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсенБәйрәмнәр хәвефсез үтсен
Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Статистика буенча ел саен гыйнварның беренче декадасында янгыннар санының уртача тәүлеклек күрсәткече - 2, кешеләр үлеме 3 тапкырга арта. Бу чорда Русиядә тәүлек эчендә 870 янгын теркәлә, 100 дән артык кеше һәлак була. Башкортстан Республикасында ел саен уртача 190-200 янгын чыга, аларда 30-35 кеше һәлак була.

Бүгенге көндә республикада 10209 янгын теркәлеп, аларда 234 кеше һәлак булды, шул исәптән 5 бала, 215 кеше тән җәрәхәте алды.

Районда 68 янгын чыгып, 4 кеше һәлак булды, 3 кеше җәрәхәтләнде.

Янгыннарның төп сәбәбемичләр янганда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу. Автомобильне җылыту өчен куелган электр плитәсе караусыз калган нәтиҗәсендә янгын килеп чыга. Нәтиҗәдә, техника янгыннан шактый зыян күрә.

Исерек хәлдә булган кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне эксплуатацияләү һәм пиротехника эшләнмәләрен куллану кагыйдәләрен бозу Яңа ел бәйрәме вакытында янгын фаҗигасенең төп сәбәпләре булып тора.

Күпләп кеше яшәгән объектларда, шулай ук социаль булмаган тормыш рәвеше алып баручылар һәм күп балалы гаиләләр яшәгән торак йортларда чыккан янгын иң авыр нәтиҗәләргә китерә.

Еш кына чыршыны декабрь уртасында урнаштыралар һәм Иске Яңа елдан соң гына җыялар. Бу вакыт эчендә чыршы тулысынча кибә һәм җиңел янып китә. Бенгаль утларыннан, петардалардан, хлопушкалардан яки төзек булмаган гирляндадан кечкенә генә очкын чыгарга мөмкин. Чыршыны пәрдәләр, синтетик келәмнәр кебек җиңел янучы материаллар янында урнаштырмагыз. Электр гирляндалары заводта гына ясалырга, электр үткәргечләре зарарланмаган булырга тиеш.

Гирляндалар үлемгә китерүче янгын сәбәпчесе булырга мөмкин. Кешеләр йортларын тышкы яктан берничә ел эленеп торган төсле утлар белән бизи. Аларның изоляциясе суыкта яки эсседә торып туза. Нәтиҗәдә, кыска ялганыш барлыкка килеп, ут чыга.

Фейерверкларны эшләтеп җибәргәндә завод инструкцияләрен төгәл үтәргә кирәк. Эшләтеп җибәргәндә, тотрыксыз фейерверк кулдан төшеп китәргә мөмкин. Искә алыгыз, ракеталар очу юнәлешендә кешеләр дә, корылмалар да булырга мөмкин. Балалар кулында пиротехник әйберләр аеруча куркыныч. Ата-аналар, шулай ук өлкәннәр аларны контрольсез кулланырга рөхсәт итмәскә тиеш.

Озакка сузылган ял көннәре аркасында спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланырга омтылган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр дә сезнең янәшәдә шундый кешеләр яши икән, бу йортларда янгын чыкса, сезгә дә зыяны булу ихтималы зур.

Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, ярдәм сорап 01, 112, мобиль телефоннардан 112, 101 телефоннардан мөрәҗәгать итә аласыз.

Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын сүндерү һәм коткару часте начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас