

Русия Президенты указы белән 2023 – Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Яңа елның беренче атнасында ук Башкортстанның атказанган укытучысы Эльвира Зиннәтуллина үзе җитәкләгән 9 сыйныфның сыйныф сәгатенә чакырды. Укучылар белән чын күңелдән, күзгә-күз карашып әңгәмәләштек. Аларның күп төрле сорауларына җавап бирдем. Дүрт дистә ел мәктәптә эшләү дәверендә нинди генә язмышлар белән очрашмадык. Нинди генә хәл-вакыйгалар булуына карамастан, беркайчан да укытучы һөнәрен сайлаганга үкенмәдем. Районның иң зур, иң данлыклы мәктәбендә абруйлы, белемле укытучылар белән бергә эшләү бәхете тигәнгә горурландым, язмышым бүләге дип кабул иттем.
Бер коллективта хезмәт итү генә түгел, төрле чараларны килешеп, бергә үткәрү, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләрлек хезмәттәшләр булуы – югары көчнең кодрәте, рәхмәте, мәрхәмәте дип уйлыйм.
Шундый укытучыларның берсе Земфира Кәнзел кызы Ягафәрова. Ул гомер буе урыс теле һәм әдәбиятының серле могъҗизалары белән балалар күңеленә изгелек орлыклары чәчте. Лаеклы ялга чыгып, 2 ел гына ял итеп калды, аны тагын мәктәпкә чакырып алдылар. Җиденче дистәне ваклап барганда ул әле дә бетмәс-төкәнмәс энергиясе, тирән белеме белән укучыларда ышаныч, өмет уята. Бердәм дәүләт имтиханы алдында каушамаслык итеп белем бирә.
Бер килгәндә хәлен белим дип кабинетына кердем. Һәрвакыттагыча өстәлендә гәзит-журналлар, китаплар, ноутбук, ә аны укучылар уратып алган.
Туймазы районының Нечкәбүләк авылы иң күркәм төбәктә урнашкан. Тирә-ягында җимешҗиләккә бай урман, авылны икегә бүлеп чишмә ага. 40 елдан артык якын гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Земфира Ягафәрованың туган авылы ул.
Бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыялланган, күрше балаларын тезеп утыртып, я булмаса аларны бар икән дип күз алдына китереп, дәрес үткәрүләрен, беренче укытучысы өлкән яшьтәге Вагыйзә апаларының мәктәпкә килә алмаганда, чынлап та аның урынында дәрес бирүен еш исенә төшерә Земфира Кәнзел кызы.
Хыялы аны Бәләбәй педагогия училищесына алып килә. 4 ел гомер үтә дә китә. Директор Тәлгать Ә м и н е в җ и - тәкләгән укытучылар коллективыннан Ләлә һәм Динислам Нурыйәхмәтовлар, Фәһим Минһаҗев, Владимир Порваткин һ.б педагоглардан төпле белем ала Земфира Ягафәрова.
-Әле булса сагынам шул елларны. Яшьлегем таңында тормыш юлын дөрес сайларга юнәлеш биргән укытучыларыма гомерем буена күңелемдә хөрмәт, рәхмәт хисләре йөртәм, - ди ул. Алар биргән белем Башкорт дәүләт педагогия институтына имтихан тотканда сыналды. Ике имтиханда комиссия әгъзалары: «Әллә Бәләбәй педагогия училищесын тәмамладыңмы?» - дип сорады. Сыйныф җитәкчем Динислам Гайнислам улына, остазым, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Барый кызына арнап шагыйрь булсам – шигырь, композитор булсам җыр язар идем.
Туймазы кызын тормыш юллары Илеш районына алып килә. Земфира Кәнзел кызы 40 ел буена Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә урыс теле һәм әдәбияты укыта, балаларны әсәрләрнең тәмен, матурлыкның ямен төшендерергә тырыша. Хәзерге болганчык заманда үз һөнәренең фанаты, күңел җылысын өстәп, өйләрендә наз күрмәгән балаларга аеруча ягымлырак булып, икенче әни ролендә армыйталмый хезмәтеннән ләззәт алып эшләгән укытучыларның берсе ул.
Дөнья үзгәргән саен әдәбияткә дә караш үзгәрә. Телевизордан, интернеттан күбесенчә үтереш, ызгыш, көчләүгә корылган фильмнар карау, төрле уеннар белән мавыккан балаларга әдәбиятның бөеклеген исбатлау авыр булуга карамастан, төшенкелеккә бирелми, Данко сыман укучыларын яктылыкка, яхшылыкка әйди. Дәресләр мавыктыргыч үтсен өчен Земфира Кәнзел кызы күп вакыт традицион булмаган алымнар куллана. Укучылары Бердәм дәүләт имтиханыннан югары баллар алуы – укытучының фидакарь хезмәт җимеше. Укучыларга гына түгел, үз-үзенә дә үтә таләпчән. Аның дәресендә дәфтәрен, ручкасын оныткан укучы булмаган кебек, берәр тикшерелмәгән дәфтәр дә тапмыйсың.
Земфира Ягафәрованың тырыш, эшсөяр булып үсүе, әлбәттә, гаиләдән килә. Җиде балалы гаиләдә китап культы хөкем сөрә. Әтиләре яшьли генә каты авырудан вафат булгач, әниләре дүрт баласына – югары, калганнарына махсус урта белем алырга ярдәм итә, һәрберсен туйлап, олы тормыш юлына чыгара.
З.Ягафәрова җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Мәктәптә, районда үткән чараларның уртасында кайнады. Күп санлы Мактау грамотасы белән бүләкләнә, “Өлкән укытучы”, “РФ мәктәпләренең мәгариф алдынгысы”, “Русиянең иң яхшы укытучысы” дигән исемнәрне лаеклы йөртә.
Гаиләсендә дә үрнәкле әни, яраткан дәү әни, уңган хатын. Тормыш юлдашы Рәсфәр Әнвәр улы (мәрхүм) белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Үз йортларында матур гомер кичерәләр, эшләрендә мактаулы хезмәткәрләр. Тәҗрибәле педагог оныкларының уңышларына сөенеп яши.
Земфира Кәнзел кызы хезмәттәшләре, укучылары, ата-аналар арасында зур хөрмәт казанган абруйлы укытучы, чын мәгънәсендә остаз белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Галимә ГАЛИЕВА, мәгариф ветераны. Түбән Яркәй авылы.