Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 декабрь 2023, 06:30

Халатлары да, күңелләре дә ак

Берәүгә дә сер түгел, картлыкны чир сагалап кына тора. Күптән түгел район үзәк дәваханәсенә юлландым.

Халатлары да, күңелләре дә акХалатлары да, күңелләре дә ак
Халатлары да, күңелләре дә ак

Анда мине кабул итү бүлекчәсе табибы Ирина Гыйләҗева кабул итте. Тикшерү үткәннән соң, дәвалану өчен терапия бүлекчәсенә салдылар. Биредәге медицина хезмәткәрләренең авыруларга җылы карашы, игьтибары, һәр дәвалау процедурасын төгәллек белән башкарулары үзе үк күңелләрне күтәреп, тизрәк сихәтләнергә ярдәм итте. Ә югары категорияле табиб-терапевт Гөлнара Фәткелбаянова билгеләгән дәвалау чаралары белән көннән-көн ныгып, яшәүгә көч алып кайттым.

Район үзәге дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллинага, ярдәм итүче табиблар Гөлнара Фәткелбаяновага, Ирина Гыйләҗевага, шәфкать туташлары Рәзинә Хәбибовага, Ләйсән Гафинага, Светлана Фаздаловага, Зоя Нәҗмиевага, Айгөл Ибәтуллинага, буфетчы Миңнегөл Авзаловага, шулай ук палатаны җыештырып, һәрвакыт чиста тотучы санитар кызларга Земфирага, Гөлнурга, Глүсәгә, Зөлфирәгә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Шуны да әйтергә кирәк, минем участок табиб-терапевты Илфат Билалов билгеләнгән. Бик канәгатьмен аның хезмәтеннән – һәр чиргә үз дәвасын, үз медикаментларын билгели. Ярдәмчел шәфкать туташы Миләүшә Хөснетдинова да үз эшен белә, тырыш, ягымлы. Рәхмәт аларга. Шулай ук авылдагы фельдшерлык пункты фельдшеры Гөлнур Мәрдиевага, биредә фидакарь хезмәт салып, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы күршемә, элекке фельдшер Зиләрә Әхмәтовага ихтирамым зур.

Көн-төн белән исәпләшми кешеләргә сәламәтлек бүләк итүчеләргә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим.

Ихтирам белән Нәҗүдә ГӘРӘЕВА. Сеңрән авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас