

Район электр челтәре коллективы агымдагы елда тырышып эшләде.
Илеш районы электр челтәре «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәренең структур подразделениесе булып тора. Структурада – Андреевка, Яркәй һәм Үзәк бүлү челтәрләре участогы, под станция бүлеге, электр энергиясе учеты төркеме һәм кулланучыларны кушу участогы.
Илеш районы электр челтәре 6-10 киловольтлы – 750 км, 0,4 киловольтлы -605 км озынлыктагы, шул исәптән 133 км изоляцияләнгән тимер чыбык белән һава линияләрен эксплуатацияләү эшләрен башкара.
Безнең карамакта 10/0,4 киловольтлы 659 трансформатор пункты, 35/6- 10 киловольтлы 8 подстанция булып, аларга 535 предприятие, 13283 абонент тоташтырылган. Коллектив 52 кешене берләштерә, барлыгы 17 берәмлек механизм һәм машина бар.
Төп эшчәнлегебез техник хезмәтләндерү, капиталь ремонт, кулланучыларны технологик тоташтыру, аларны карап чыгу, 35/6 (10) кВ подстанцияләрен һәм 0,4-10 кВ бүлеп бирү челтәрләрен яңадан техник коралландыру һәм реконструкцияләү планнары нигезендә башкара. Коллектив тырышлыгы белән электр челтәрләрендә аварияле очраклар оператив рәвештә хәл ителә, кулланучыларга транспортлау вакытында электр энергиясен югалтуларны киметүгә ирешелә.
2023 елда район үзәгендә Гагарин, М.Горький, Чеверев урамнары буенча һәм «Кара Юрга» ат комплексы территориясендә гомум озынлыгы 3,577 км булган 0,4 кВ, озынлыгы 5,515 км булган 10 кВ, Буралы һәм Исанбай торак пунктлары арасында 6 кВ озынлыгы 2,836 км булган һава линияләренә реконструкция үткәрелде.
0,4 кВ һава линияләрнен капиталь ремонтлау планы буенча бер ел эчендә Янтуган торак пунктында 0,332 км линия ремонтланды. Район электр челтәре персоналы, мастерлар Раил Зиннәтов, Алмаз Шәрипов җитәкчелегендә Рсай, Анач торак пунктларында автомобиль юллары белән киселеш урыннарында 6(10) кВ һава линияләре терәкләрен һәм чыбыкларын алыштыру буенча эшләр башкарылды.
Объектта 10 кВ һава линияләрен үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә М-7 «Волга» автомобиль юлы участокларын төзү һәм реконструкцияләү Исәммәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Әсән торак пунктларын урап үтеп, озынлыгы 7,948 км булган 6(10) кВ кабель линияләре эшкә кушылды.
Ел дәвамында 35/6- 10 киловольтлы сигез под станция җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау мастер Радик Шәрипов җитәкчелегендәге ремонт бригадасы тарафыннан уңышлы тәмамланды.
Агымдагы елда яңа объектларны технологик кушу буенча Югары Яркәйдә һәм авылларда эш башкарылып, 0,4 кВ һава линиясе -4,376, 6(10)кВ һава линиясе – 5,410, 6-10/0,4 трансформатор пункты 6 данә тәшкил итте. Документларны әзерләү һәм энергия корылмаларын технологик тоташтыруны оештыру белән инженер Альмир Зыязов шөгыльләнә.
Электр челтәрендә норма күрсәткече булып электр энергиясен транспортлауда технологик чыгым тора. Узган чорда челтәргә гомум 73 миллион 636 мең кВт*сәг. электр энергиясе кергән исәптән кулланучыларга 60 миллион 789 мең кВт*сәг. килгән. Коммерция һәм технологик югалтуларның уртача күрсәткече 17,45 процент тәшкил итте.
Аварияләрне ликвидацияләү тәүлек әйләнәсенә Октябрьск электр челтә-ре шәһәренең Үзәк идарәсе диспетчерлары җитәкчелегендә оператив-күчмә бригада тарафыннан башкарыла. Электромонтерлар Ильяс Шәяхмәтов, Венер Вахитов, Ильяс Шәехов, Ильфир Габдуллин оператив әзерлекнең яхшы дәрәҗәсенә ия.
Коммерция югалтулары формасындагы җыелмалар поставщиклар белән кулланучылар арасында килешү мөнәсәбәтен чагылдыра. Техник һәм коммерция югалтуларны киметү электр челтәре хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Ә ул эш мастер Илнур Фәтыйховка, Венер Фәтхелбаяновка, электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтерлар Денис Шафыйковка, Вильсур Харисовка йөкләтелгән.
Электр энергиясен куллануны контрольдә тоту һәм югалтуларны киметү өчен 770 юридик һәм көнкүреш абонентының электр энергиясен исәпкә алуны контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасы исәпкә алу приборларын алыштыру буенча эшләр башкарылды.
Электр челтәрләрен эксплуатацияләү механизмнар һәм машиналар кулланып алып барыла. Шоферлар Илмир Хәйруллин, Рөстәм Шаһиев, Ләис Юнысов, Илнар Насретдинов планга ярашлы рәвештә транспортны техник хезмәтләндерә һәм тәүлекнең нинди вакыты булмасын, һәрвакыт эшкә әзер.
Әлеге һөнәрнең бар вәкилләрен Энергетиклар көне белән котлыйм, н ы к л ы с ә л а м ә тл е к , уңышлар телим. Тормыш юллары якты һәм ачык булсын, чөнки алар кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итә.
Глүс ЯХИН, Илеш районы электр челтәре начальнигы. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.