Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 декабрь 2023, 06:55

Изге күңелле һөнәр иясе

Күптән түгел Сүлте авылында яшәүче янгын сүндерүче Фәгыйль ХАФИЗОВ шатлыклы вакыйга кичерде - Башкортстан Республикасы буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә Волонтерлар көненә багышланган чарада техноген һәм табигый янгыннарны сүндерүдә актив катнашкан, шулай ук янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә профилактик эш алып барган өчен идарәнең Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Изге күңелле һөнәр иясеИзге күңелле һөнәр иясе
Изге күңелле һөнәр иясе

Әлеге һөнәрдә җитезлек, төгәллек, уяулык таләп ителә. Янгын сүндерүче команда белән үзен бербөтен итеп хис итергә, оешкан төстә эш итә белергә тиеш. Эш тәҗрибәсе булган хезмәткәр бу сыйфатларга ия.

Фәгыйль Сүлте авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Төп мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алына, Балтик буенда чик сакчысы була. Бурычын үтәп кайткач, колхозга эшкә кереп, гомер буе трактор штурвалы артында

хезмәт сала. Исанбай кызы Рәйхана белән гаилә корып, ике улга, бер кызга гомер бүләк итәләр. Өлкән уллары Алик – Чакмагышта, Әлфия – Уфада, Айрат Казанда яши. Хәзер инде Хафизовларның ал-ты оныгы үсеп килә.

Ф.Хафизов үз хезмәтен дәрәҗәле урыннарда эзләп йөрми. Хезмәт юлын механизатор булып башлый. Иярләгән тракторында басу-кырларда җир сөреп, чәчүдә катнашып, фермада терлекләргә азык ташып, тирес түгеп фидакарь хезмәт сала ул.

-Туган авылда рәхәт тоеп яшим. Үзең җир куенына керткән орлыкларның тишеп чыгуын күзәтәсең, аннан аларның ямьяшел булып үсүенә карап сокланасың, куанычың эчкә сыймый. Вакытында яуган яңгырларга сөенәсең. Көзен алтын төсенә кергән иген басуларын күреп, шатлык хисенә чумасың. Чынлап та, үзеңнең никадәр кирәкле хезмәт башкаруыңа сөенеп туймыйсың, - дип сагынып искә ала ул үткән хезмәт елларын. Коллективта да аны бик хөрмәт итәләр. Тракторчы булып эшләгәндә хезмәттәшләре аның турында тик яхшы яктан гына искә ала. Техникалар ватылса, “чир”ен табып, ремонтларга һәрвакыт аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Эшен төгәл башкарган, белемле һөнәр иясе район, хуҗалык Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ия була.

Колхоз таралгач, Ф.Хафизов Сүлте авыл советы авыл биләмәсенең янгын сүндерү командасына кушыла. Бу эштә дә сынатмый ул.

-Сигнал булганда ук кайда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Без инде, шуңа нигезләнеп, эш тәртибен күз алдына китерәбез. Янгын вакытында һәр кешегә билгеләнгән вазифа бар. Һәрберебез шуны төгәл үти, ләкин көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Аңа да әзер булырга кирәк, – ди ул авыр хезмәтенең нечкәлекләрен билгеләп. -Һәлакәт булган урынга барып җиткәч: «Кеше булмаса гына ярар иде», – дип телибез. Биредә эшкә кергәч кенә нинди һөнәр сайлавын аңлыйсың. Чөнки бездән генә тормый, ә техниканың ватылуларсыз эшләве мөһим. Кыскасы, янгын сүндерүче физик яктан да, психологик яктан да барысына да әзер булырга тиеш, – ди Фәгыйль.

Авылдашым җәмәгать эшләрендә дә актив. Иң мәртәбәлесе - авыл Советы депутаты ул.

Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Сүлте авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас