

Алар – Күсе, Әтәч, Маймыл елында туган кешеләр. Шулай ук Аҗдаһа елында туганнар өчен дә яхшы көннәр килә. 2024 елда бу кешеләр уңышлы хезмәттәшлек итүгә ирешер, үзләрендә намуслылык һәм шәфкатьлелек артуын тояр. Ә менә Үгез, Эт, Елан елында туганнар бераз сак булсын, алар өчен карьера, финанс өлкәсендә һәм шәхси тормышта катлаулылыклар килеп чыгарга мөмкин.
Яшел агач Аҗдаһа елы кешеләр тормышының барлык өлкәләренә йогынты ясаячак, үзгәрешләр китерәчәк. Парлылар тормышында ел буе романтика һәм тигез мәхәббәт хөкем сөрер.
Аҗдаһа – горур зат. Бу сыйфат әлеге елда шәхси тормышын җайларга теләүчеләрдә чагылыш табачак. Үпкәчелләр парларын читләштерергә мөмкин. Үпкәләрне онытырга теләүчеләргә, сабырларга Аҗдаһа мәрхәмәтле булачак.
Аҗдаһа елында күп балалар тууы көтелә! Моңа Аҗдаһаның “утлы” темпераменты сәбәпче булачак.