

2024 елда аждаһа яшел булачак, шуңа күрә бу төстәге бүләкләр киләсе ел рухын төгәл бәяләргә мөмкин. Яшел төстәге бүләкләр алучыга һәм аның киләчәк тормышына файдалы йогынты ясый дип санала. Теләсә нәрсә бүләк итәргә мөмкин: кием, сумкалар, аксессуарлар, агачтан изделиеләр, гөлләр, акча һәм кыйммәтле бүләкләр, элемтә средстволары, сертификатлар һ.б.- болар барысы да Аҗдаһага ошар. Ләкин, Аждаһа елында туган кешеләргә быел яшел төстән сакланырга кирәк.
Әйе, якыннарыңны куандыру җиңел эш түгел шул... Кешене ничек кенә яхшы белгән кебек тоелса да, дөрес бүләк ясау - шактый четерекле мәсьәлә. Безнең киңәшләр сезгә ялгышмаска ярдәм итәр, дип ышанабыз.