+21 °С
Болытлы


2024 елны каршы алырга әзерләнгәндә бөтен теләкләрегезгә дә ирек бирергә мөмкин. Йортыгызны төрле төсле гирлянда белән бизәргә теләгән идегезме? Вакыты җитте! Рәхәтләндереп бизәгез! Төрле якты утлар сезнең кәефне генә күтәрәчәк, аҗдаһаны да шатландырачак.
Ачык төсләргә өстенлек бирегез. Яңа елны каршылагач, аларны кире алырга мөмкин. Кызыл һәм сары төстәге ашъяулык, япма, шәм, мендәр, салфеткалар алыгыз. Вакытлыча гына булса да тәрәзәләргә кызыл пәрдә алып элегез. Әлбәттә, яшел төстәге әйберләрне дә онытмагыз.