

Әлбәттә, яшел агач Аҗдаһа елында яшел төс — төсләр патшасы. Ләкин үзләре Аждаһа елында туганнарга бу төс киңәш ителми. Ул уңыш китермәскә мөмкин. Аҗдаһа кызыл төсне дә бик ярата, онытмагыз! Тик аның яратмаган төсләре дә бар икән. Алар — зәңгәр һәм коңгырт. Аҗдаһа елын каршылаганда бу төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз. Гомумән, мөмкинлеккә карап, Аҗдаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата. Әгәр “кычкырып торган”, бик чагу киемнәрне бөтенләй дә яратмыйсыз икән, тыныч, классик күлмәк-костюмнарга өстенлек бирегез. Ләкин ул сыйфатлы тукмадан тегелгән, өстегездә килешле итеп матур утырган һәм уңайлы булсын.