Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 декабрь 2023, 05:30

Табында — “Аҗдаһа” салаты!

Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз.

Табында — “Аҗдаһа” салаты!Табында — “Аҗдаһа” салаты!
Табында — “Аҗдаһа” салаты!

Итне тәлинкәгә рәсемдәге кебек озынча рәвештә беренче катлам итеп салабыз. Өстенә майонез ягабыз. Аннары ваграк итеп туралган кореяча кишерне салабыз. Ә аның өстенә челтәр рәсеме ясагандай майонез агызабыз. Киләсе катламга эре кыргыч аша чыгарган йомырка, шулай ук майонез ягыла. Алдагы катлам — вак кыргыч аша чыгарган сыр. Аның өстенә юка телемләп киселгән киви тезеп чыгарга кирәк.Салат аждаһага охшап торсын өчен, кул белән тигезләп, озынча форма ясыйбыз. Күзләрен ясау өчен майонез ягып, уртасына зәйтүн җимеше куярга була. Аннары салат яфраклары, яшел кыяр белән бизәсәң, тагын да матуррак килеп чыга. Әзер салатны берике сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.

Шулай эшләгәндә ул бигрәк тә тәмле булачак. Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас