

Шәмнәр һәм декоратив элементлар турында онытмагыз. Матур салфеткалар куегыз. Өстәл күзне җәлеп итеп, “чакырып” торырга тиеш.
Сыйлар бик тәмле һәм юмарт булсын. Кытайларда аҗдаһа - императорларга якын зат, шуңа күрә лаеклы каршыларга кирәк. Бәйрәм өстәле ризык-нигъмәтләрдән сыгылып торырга тиеш. Өстәлдә кимендә унике төрле ризык булу шарт! Аш, дөгеле ризыклар, яшел чәй, әфлисун, мандарин, хөрмә кебек “алтын төсле” җимешләр булсын. Балык, башка төрле диңгез продуктлары, тәмләткечләр, сарымсак, борыч — Аҗдаһаның яраткан ризыклары. Суши-роллар белән дә сыйланырга мөмкин. Табынга күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш куела. Әйтик, әфлисун - муллык билгесе, ә помело - гаилә бәхете символы. Аҗдаһа ит ризыкларын да бик хөрмәт итә. Тәм-том да артык түгел. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме — сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.