

Ф.К. Тыпый авылында биш балалы гаиләдә туып-үсә. Төп мәктәпне тәмамлагач, Кушнаренкода ветеринария табибы буенча белгечлеккә ия була. Хәрби хезмәттә Мәскәү өлкәсенә милли гвардия гаскәрләренә эләгә. Бурычын үтәгәннән соң, үз теләге белән контракт төзеп, Чечен Республикасына хезмәткә юллана. Аннан 2017 елда туган ягына әйләнеп кайта.
Махсус хәрби операция башлангач, Ф. күп көттерми, ил алдындагы бурычын үтәргә, кайнар ноктага китә.
Кечкенә гәүдәле, аз сүзле, тыйнак егеткәй яу яланында күпне күргән. Медвзводта санитар-атучы булып хезмәт итү нинди хәвефле икәнен һәркем аңлый. Аның бурычы - хезмәттәшләре белән яу кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыгу. Үз гомерен куркыныч астына куеп, яра алган, һәлак булганнарны чыгару өчен нинди батыр йөрәкле булырга кирәк!
-Бахмут янында алгы сызыкта булу безгә тагы да югары бурычлар өсти – үз гомереңне саклау гына түгел, иптәшләрне дә коткарып калу кирәк. Әмма сынатмыйбыз. Яра алганым булмады һәм булмасын да. Ике тапкыр җиңелсә контузияле булдым. Биредә Илештән 12 егет хезмәт итәбез. Алар белән аралашып торабыз, -дип сөйләде ул.
Ф.ның контракт срогы чыкса да, махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итүен дәвам итә. Форсаттан файдаланып, “Хан” махсус хәрби операциядә булганда ярдәм иткән якташларының барысына да рәхмәт белдерде. “Без кытлык кичермибез, – ди ул. – Ашарга да, кияргә дә һәрвакыт бар. Моның бер сәбәбе – туган республикадан, районыбыздан гуманитар конвойның даими килеп торуында. Шушы эштә катнашкан һәммә кешегә рәхмәт белдерәм”.
Кечкенә гәүдәле , ныклы ихтыяр көче булган, ачык йөзле Ф. туган иле өчен җан атып тора. “Аны яклыйсым, саклыйсым килә. Без булмасак, кем соң?” – ди. Теләген тормышка ашырырга язсын. Ниятеннән ваз кичә торганнардан түгел ул.
Кыю егетнең батырлыклары югары бәһаланды. Аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашырга да насыйп була. Төбәк җитәкчесе яугиргә Миңнегали Шәйморатов медален һәм хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Рәхмәтен тапшырды. Моннан тыш, аның күкрәген “Хәрби батырлыгы өчен”, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медальләре бизи.
Күптән түгел командование кыю яугирне “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим иткән.
Батыр ир-егеткә чираттагы бүләген тагып, сугыш кырларыннан исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.