Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 февраль 2024, 06:30

Эш алымнары нәтиҗәле

Глүс ГАБИДУЛЛИН  “Илеш ветеринария станциясе” ДБУда 44 ел тугры хезмәт сала.

Эш алымнары нәтиҗәлеЭш алымнары нәтиҗәле
Эш алымнары нәтиҗәле

Ул Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлагач, район ветеринария хезмәтенә эшкә килә. Соңгы 11 елдан артык Йонны ветеринария участогы мөдире вазифасын башкара. Тәҗрибәле үз эше остасы хезмәтләндергән территориядә йогышлы һәм инвазион, шул исәптән хайваннар һәм кеше өчен хәвефле булган авырулар очрагы теркәлмәде.

Г.Габидуллин үз участогы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре һәм терлек хуҗалары белән принципиаль һәм ныклы эш алып бара. Аның карамагында биш торак пункт һәм “Агыйдел” җәмгыяте булып, җаваплылыгында 2200 баш мөгезле - эре, 250 баш вак терлек, 37 баш ат, 1652 баш кош һәм 105 бал кортлары гаиләсе исәпләнә.

Хезмәткәрнең диагностик тикшеренүләр һәм дәвалау-профилактика чаралары үткәрү буенча көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә эпизоотик иминлеккә ирешелә. 2023 елда аның җитәкчелегендә ветеринария участогында мөгезле эре терлек туберкулезына 4411 диагностик тикшеренү үткәрелде һәм план үтәлеше 124 процент тәшкил итте. Лейкозга, бруцеллезга - 2478 башка (108 проц.), терлекләрнең себер түләмәсенә каршы профилактик вакцинацияләр -4854 башка (126 проц.), эмфизематоз карбункулга каршы 4280 башка (159 проц.) эшләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Рәвил ФӘТТАХОВ, диагностика бүлеге мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас