Бу уңайдан муниципаль район хакимиятендә “Башкортстан Республикасы территориясендә корылык шартларында соргоның төрле сортларыннан һәм яшел массасыннан азык үстерү һәм әзерләү технологиясе» темасына багышланган семинар-киңәшмә үтте.
Семинар эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев, хуҗалык җитәкчеләре, КФХ башлыклары, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария хезмәткәрләре, Башкортстан Республикасының район хуҗалыклары һәм «Россельхозцентр» филиалы вәкилләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән очрашуга селекционер, Халыкара аграр белем академиясе академигы, “Сорго” һәм сояның “Славянское поле” Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты” җәмгыяте директоры Александр Большаков, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ВНИИ консультанты Дамир Мөхетдинов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы техникасын һәм үсемлекләрне саклау чараларын сату буенча партнер - компанияләре чакырылган иде.
Әйтергә кирәк,”Славянское поле” соргоның барлык төрләрен селекцияләү өлкәсендә дөньяда әйдәп баручы фәннитикшеренү учреждениеләренең берсе булып тора. Аның бөртекле, шикәр,үлән төрләре була. Институтның сортлары һәм гибридлары үзебезнең һәм чит ил аналогларына тиң яки алардан өстенрәк һәм Русия Федерациясе, Белоруссия, Казахстан территориясендә кулланырга рөхсәт ителгән.
Алар витаминнар, аминокислоталар һәм башка мөһим компонентларның югары булуы белән характерлана. Институт галимнәре Русия Федерациясендә беренче тапкыр кеше туклануында ашлык соргосын куллануның максатка ярашлылыгын дәлилләгән һәм глютенсыз он тарту, икмәк пешерү, кондитер һәм ярма сәнәгате зур номенклатурасы җитештерү буенча технологияләр булдырган.
Үз чыгышында Александр Большаков сүзләренчә, корылык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм терлекчеләрен мондый шартларга яраклашкан башка культураларга күчәргә мәҗбүр итә. Белгечләр берничә ел дәвамында авыл хуҗалыгы хайваннарын ашатуда сор-го ашлыгын куллануны өйрәнә. Аның дуңгызларга, кош-кортка, сыерларга рационга кертүдә чикләүләре юк диярлек. Ә иң мөһиме - әлеге бөртеклеләр корылыкны бик яхшы кичерә, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен тотрыклы югары уңыш белән тәэмин итә.
Культура кукурузга каршы конкурент өстенлекләре корылыкка чыдамлыгы, югары уңыш, түбән чәчү нормасы (5-7 кг/га), куллануның универсальлеге, үстергәндә түбән технологик чыгымнар һ.б. белән билгеләнә. Селекционер республика территориясендә климат үзгәрү тенденцияләренә тукталды, Башкортстанның авыл хуҗалыгы җитештерүенә көчле һәм киң корылык зур зыян китерүен, моннан тыш, терлекчелекнең азык базасын тотрыкландыру максатыннан азык җитештерү өлкәсендәге белгечләр чимал конвейерында безнең республика өчен традицион булмаган шикәр соргосын һәм сорго-суданка гибридын кулланырга киңәш итте.
Семинарда соргодан силос, корнаж салу технологияләре, шикәр һәм бөртекле сорго сортларын һәм гибридлары, соя һәм вика һ.б. культуралар белән бергә чәчү үзенчәлекләре, биоконсервантлар видео һәм фотослайдлар аша күрсәтелде. Аның барышында академик биредә катнашучыларның сорауларына җентекле җавап бирде.
Семинарда төп докладчыны тулыландырып, “Мөгезле эре терлекләрнең яшәү сәләте һәм продуктлылыгы өчен сорго ашлыгының һәм яшел массасының биохимик составы әһәмияте” турында - Д.Мөхетдинов, “Башкортстан Республикасында закончалыкта һәм орлыкчылык системасында яңалыклар” хакында “Россельхозцентр”ның Башкортстан Республикасы буенча орлыкчылык буенча филиалы бүлеге начальнигы З.Гыйниятуллин чыгыш ясады.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев районда орлыкчылык торышы турында бәян итте.
Гомумән, әлеге семинар-киңәшмә төбәктә үзгәрүчән климат шартларына биологик үзлекләре буенча туры килгән югары культуралар сайлап, чәчүлек мәйданнары структурасын максатчан үзгәртүгә беренче адым булачак. Сорго, корылыкка чыдамлыгы югарырак булу сәбәпле, коры елларда кукурузны алыштыра ала һәм ашлык һәм яшел масса җитештерүгә альтернатива, дымны саклаучы технологияләргә күчү хуҗалыкларның рентабельлелеге генә түгел, ә төбәкнең азык -төлек иминлеге мәсьәләсе булып торуы билгеләнде. Институт хезмәткәрләре альтернатив культураларны үстерүнең адаптив технологияләрен эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия һәм бу юнәлештә тикшеренүләрне дәвам итәчәк, бу, һичшиксез, өлкәнең авыл хуҗалыгы җитештерүен алга таба үстерү өчен файдалы булачак.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.