Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 март 2024, 06:45

Туберкулез хөкем карарымы?

Туберкулез хәзерге вакытта иң борынгы һәм иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Ул балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен “беренче инфекцион үтерүче” дип исәпләнә.

Кеше органнарына: сөякләргә, буыннарга, күзләргә, тирегә, бөерләргә, нерв системасына зыян китерә ала. Ләкин туберкулез иң зыян итүче орган - үпкә. Пациентлар гадәттә арыганлыктан, ярсучанлыктан, йокы начар булудан, төнге тирләүдән, аппетитның кимүеннән, кичләрен тән температурасының күтәрелүеннән зарлана.

Инфекциянең төп таралу чыганагы булып туберкулез белән авыручы кеше тора. Ул төчкергәндә, ютәлләгәндә, сөйләшү вакытында 1,5 метр ераклыкка кадәр таралган вак тамчылар һәм төкрек бүлеп чыгара, мондый авыруларның берсе ел дәвамында 15-50 кешегә йоктыра ала. Туберкулез белән авыруга дучар итүче факторларга түбәндәгеләр керә: наркомания, ВИЧ-инфекциялелек, кимчелекле һәм тәртипсез туклану, алкоголизм, тәмәке тарту, шикәр диабеты, ашказаны һәм уникеилле эчәкнең җәрәхәтле авыруы, хроник специфик булмаган үпкә авырулары.

Туберкулез белән авыру өчен иң куркыныч вакыт-3 яшьтән 14 яшькә кадәрге чор. Балаларда инфекция генеральләшкән форма ала, туберкулез менингиты белән катлаулана, үлемгә китерә. Мондый хәлләрне бары тик махсус профилактика гына кисәтә ала: БЦЖ вакцинасы белән туберкулезга каршы прививкалар һәм көчсезләнгән балалар өчен БЦЖ- М. Бу прививкалар барлык сәламәт яңа туган сабыйларга бала тудыру йортларында туганнан соң З-7 көндә үткәрелә. Вакцинацияләнмәгән балалар 15 тапкыр ешрак һәм катлаулырак формада авырый.

Туберкулез белән авыруны вакытында ачыклау мөһим. Бу максаттан барлык балаларга, беренче яшьтән башлап, туберкулин пробасы- Манту реакциясе (елына 1 тапкыр) куела, ә 15 яшьтән сулыш органнары туберкулезын ачыклауның төп ысулы булып ел саен флюорографик тикшерү тора.

Туберкулез инфекциясен профилактикалауга килгәндә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү; чыныгу процедураларын үткәрү; дөрес көн режимын үтәү; сәламәт туклану принципларына иярү; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү; тәмәке тартудан, алкоголь һәм наркотиклар кулланудан баш тарту киңәш ителә.

Артур ИДРИСОВ, район үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы бүлекчәсе мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас