Ә менә инвалид коляскасына утырып «дөнья гизүче»ләр, аякларын югалткач бары тик үз кулларына һәм көчләренә таянып биек тау башларына менүчеләр хакында уйлап караганнары бармы икән?! Менә алар тормышны, язмышларын ничек бар – шулай кабул итүләре һәм зарланмыйча алга барулары белән сәламәт кешеләргә үрнәк. Теләкәй авылында Гүзәлия Фәйзуллинаны каты чир аяктан екса да, күңел төшенкелегенә бирелми, нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнеп, көчле рухлылар гына максатына ирешә ала дигән девиз белән гомер кичерә.
Гүзәлия Лилия һәм Рәсүл Гәрәевлар гаиләсендә туып-үсә. Туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлый. Биергә, җырларга яраткан, гомумән сәнгатьне үз иткән кыз Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесына юллана һәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, театр бүлегенә укырга керә. Талиб еллары сизелми дә үтеп китә. Г.Фәйзуллина клуб чаралары режиссеры һөнәренә ия була һәм юллама белән Туймазы шәһәрендәге Родина ис. мәдәният йортында хезмәт юлын башлый. 1979 елда Сабантуй булган көнне бар республика буенча күпләп кар ява. Гүзәлия бу Сабантуйда бию ансамбле составында 17 биюдә катнаша һәм салкын тидерә. Менә шуннан башлана инде төрле дәваханә юлларын тапый башлау. Дәваланулар да көткән нәтиҗәне, якты өметләрне акламый. Өстәвенә, тормыш иптәше дә авырлыкларга түзә алмый ике улы белән калдырып чыгып китә. 2010 елда Гүзәлия апа йөрмәс хәлгә җитеп, коляскага утырырга мәҗбүр була. «Ни хәлләр итеп бу сынауларга түзәргә?» дигән сораулар күңеленә килгәндә әнисе өйрәткән догалар, Аллаһы Тәгаләдән түземлек сорарга ярдәм итә. Тәкъдир белән килешеп, сабырлыгын маяк итеп тормыш дәрьясын кичә сабыр ана.
Бүгенге көндә газизләре - Руслан һәм Марсель аның иң зур куанычы. Улларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә ул.
Гүзәлия Рәсүл кызын язмыш инвалид коляскасына утыртса да, ул туган төягеннән көч алып, тормышын иҗатка багышлый – төрле темаларга мәкаләләр, шигырьләр яза. Иң сөендергәне, көчле рухлы ханымның туган ягы, туганнары, дуслык хакындагы шигырьләре, истәлекләре, багышлаулары тупланган «Без бер урам балалары идек» дигән китабы дөнья күргән.
Иҗат ялкынында янган, рухи ныклыгы белән үзе үрнәгендә күпләрне кулына каләм алырга мәҗбүр итеп, хәбәрләре белән җәмгыятькә кирәк булып яшәүнең әһәмиятен аңлата алган Гүзәлия Фәйзуллина соклану тудыра. Көчле рухлы шагыйрәнең тормыш юлы, яшәү рәвеше күпләргә үрнәк.
Лира КӘБИРОВА.