Бозда хәвефсезлек чаралары үтәгез. Боз аша чыкканда җиһазландырылган урыннар аша үтегез, алар булмаса, бозның ныклыгын алдан таяк белән тикшерегез. Әгәр дә боз өстен су чыга икән, туктагыз һәм эзләрегез буенча боздан аякны алмыйча кире чыгыгыз. Бозга кергәнче, хәвефсез урыннарны яки юлларны сайлап, маршрут билгеләгез. Эрегәндә бозга чыкмагыз. Бозга таныш булмаган урыннарда, бигрәк тә кыялардан төшәргә ярамый.
Боз өстендә йөргәндә аның өслеген күзәтегез, хәвефле һәм шикле урыннарны урап үтәргә кирәк. Калын кар белән капланган мәйданчыклардан сак булыгыз - анда боз ачык урынга караганда нечкәрәк була. Төркемләп үткәндә, бер-беребездән 5 метр ераклыкта хәрәкәт итәргә, алда баручыны күзәтергә кирәк.
Әгәр дә боз астына төшсәгез, паникага бирелмәгез. Боз ныклырак булган өлешенә күчегез, шул ук вакытта, кулларыгызны киң итеп җәеп, терәк мәйданын арттыру һәм боз кырыена басымны киметү өчен, күкрәгегез белән бозга менегез. Тирән булмаган сулыкларда кискен рәвештә су төбеннән читкә ыргыгыз һәм бозга чыгыгыз яки төбеннән ярга таба хәрәкәт итегез. Судан бозга чыккач, кабат егылмас өчен, аякка басарга ашыкмагыз. Кулларыгызны һәм аякларыгызны киң җәеп, әкрен генә шуышыгыз. Бозның нык булуына инанып, аякка басыгыз. Тиз арада җылынырга тырышыгыз - өшү сәламәтлегегезгә кыенлыклар тудырырга мөмкин.
Әгәр дә күз алдыгызда кемдер боз астына төшеп китсә, таяк, ботак яки такта алыгыз, әкрен генә ярга таба хәрәкәт итегез. Бозда саклык чараларын төгәл үтәү - язгы ташкын вакытында бәхетсезлек очракларын булдырмауның төп шарты.Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Бәла-каза килеп чыкса, 01, 112 (кәрәзле телефоннан) телефоннары буенча «Коткару хезмәтенә» шалтыратыгыз.
Лилия РӘХМӘТУЛЛИНА, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Башкортстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы.