+24 °С
Яңгыр
“Кара-юрга”да безне тренер-жокей Хәлил Гатауллин каршы алды, ул атлар турында сөйләде, балаларның үзләренә хайваннарны ашатырга рөхсәт бирде, ипподром белән таныштырды. Һәр баланы атларга атландырып та йөртте. Биредә алган тәэссоратлардан укучылар дулкынланып, зур канәгатьлек кичереп, тагы да килергә теләк белдереп кайтты.
Күңелле экскурсия оештырган өчен Динар Хафизовка, Хәлил Гатауллинга зур рәхмәт белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
Альмира МИГРАНОВА. Түбән Череккүл урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе