Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 март 2024, 06:15

Үз һөнәре остасы

Торак-коммуналь хуҗалыгы иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе. Хезмәткәрләргә уңай тормышны тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләтелгән һәм алар алдында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы тора.

Үз һөнәре остасыҮз һөнәре остасы
Үз һөнәре остасы

“Уют” җәмгыятендә үзәк котельныйда аппаратчик булып эшләүче Халидә Әсләхова торак-коммуналь хуҗалыгы системасында 14 елдан артык тырыш хезмәт күрсәтә. Үз бурычларына җаваплы караучы тәҗрибәле хезмәткәр эш урынында үзен һәръяклап булдыклы, төрле эшкә сәләтле булуын күрсәтә, таләпчән, коллегалары арасында абруйлы һәм ихтирамлы. Үзәк котельныйны җылыту сезонына әзерләүдә зур өлешен кертә. Аның ярдәмендә җылылык системаларының нормаль эше тәэмин ителә. Фидакарь хезмәте муниципаль район хакимиятенең, җәмгыятьнең күпсанлы Почет грамоталары белән билгеләнә. Иң мәртәбәлесе – Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы.

Халидә Хәләф кызы гаилә учагын саклаучы, җылытучы, якыннарының күңеленә нур сибүче. Тормыш иптәше Альберт Ринат улы белән ул һәм кыз үстереп, шатлыкларына төренеп яши. Тырыш гаилә һәр йорт эшендә – бердәм. Күпләп җиләк-җимеш культуралары үсентеләре үрчетеп, артканын реализациялиләр, гаилә бюджетын тулыландыралар.

-Гаиләмдә бәхетлемен. Альберт белән 22 ел тату гомер кичерәбез. Шушы вакыт эчендә бик бәхетле хатын булып яшәдем. Моның өчен тормыш иптәшемә чиксез рәхмәт лемен. Хатын-кызның бәхете - ирдән, һәр асыл затка шуны телим, - ди ул теләкләрен җиткереп.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас