Быел да кыш буе зур программалы концерт әзерләнеп, яңа костюмнар тектереп, Тәҗәй, Кужбахты, шулай ук Ишкар, Дөмәй, Иске Күктау авылларында чыгыш ясадык. Бу эшләрне башкаруда җитәкчебез Зәйтүнә Шәрифҗанова күп көч салды. Райондашлар чыгышларны яратып, алкышлап кабул итте. Иске Күктауда мул сыйлы чәй табыннары белән каршыладылар безнең зур коллективны. Махсус хәрби операциядән кайткан яугиребез, кочак тутырып чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә менеп, концертта катнашкан һәр хатын-кызга гөлләмәләр бүләк итте. Истәлеккә фотога төшүләр, таныш-белешләр белән очрашу, кыскасы, күңелдә матур тәэссоратлар белән кайттык һәр чыгыштан соң. Район мәдәният бүлегенә, мәдәни оештыручылар Л.Галиева, Л.Шәрәфетдинова, Р. Нәбиевага концерт оештыру эшендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә җыр-моңнарга бай кичәләрдә очрашып-аралашып яшәргә язсын.
Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Гремучий Ключ авылы.