Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
31 март 2024, 06:00

Фәһемле чара үтте

Район үзәк китапханәсендә китаплар презентацияләрен үткәрү яхшы традициягә әверелде.

Фәһемле чара үттеФәһемле чара үтте
Фәһемле чара үтте

Күптән түгел “Илһам” әдәби-музыкаль клубында “Иманны тоеп яшәү” вәгәзьләр китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китапның авторы - Дөмәй авылы мәчете мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Зәмзәмия Казыйханова. Китап 2023 елда Казан шәһәренең «Милләт» нәшриятендә татар телендә 3000 данә тираж белән басылып чыга.

«Иман ул – яшәү моңы” баш астындагы әдәби кичәне Нәүфәл хәзрәт Әшәрапов изге Коръән аятьләре белән ачып җибәрде. Китап турында үз фикерләрен бирегә килүче Гөлнур Шәйдуллина, Мәүлидә Закирова, Илеш районы мөслимәләр Советы бүлекчәсе җитәкчесе Фәндәлия Шәрифҗанова, Розалия Идрисова җиткерде. Кичәдә Зәлифә Дәүләтованың мөнәҗәте, «Илһам» әдәби-музыкаль клубы әгъзасы Минзәлә Хәмидуллина башкаруында кобаир, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова, Эльмира Насыртдинова башкаруында җырлар яңгырады.

Тамашачылар игътибарына “И кылган догам минем” китап - иллюстратив күргәзмә тәкъдим ителде.

Әдәби кичәне район үзәк китапханәсе каршындагы “ИлҺам” әдәби - музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләде һәм алып барды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Фәһемле чара үтте
Фәһемле чара үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас