Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 апрель 2024, 05:40

Сыйфатка йөз тотып

Язгы чәчү эшләренә дә ерак калмады, шуңа күрә әлеге вакытта районның барлык хуҗалыкларында да техниканы әзерләү тулы куәтенә бара. Бик тиздән хуҗалыклар техника гөрелтесенә күмелер. «Мир»жәмгыятенең Карабаш машинатрактор мастерскоенда да соңгы әзерлек эшләре бара.

Сыйфатка йөз тотыпСыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып

Икмәк, жир кадерен белгән авылның уңган ир-егетләре жиң сызганып үз техникаларының ремонтын төгәлләүгә бар көчен сала. МТМда бер “К- 700” һәм “МТЗ-82” тракторларының ремонты гына калган. Әлеге корыч атларны тырыш механизаторлар Рүзил Әхмәтшин белән Илфат Закиров әзерли. Чәчкеч агрегатлары ремонтына яшь егетләр жәлеп ителгән. Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжының 3нче курсында белем алучы студентлар Айдар Баязитов, Альмир Рамазанов һәм Илсаф Исламов биредә практика үтә. Алар тәжрибәле механизаторларның ышанычлы кул астында техника ремонты серләренә төшенә, тимер корылмаларны, детальләрне дөрес итеп сүтепжыерга өйрәнә.

Җәмгыять язгы кыр эшләренә, нигездә, әзер дип билгели барлык ремонт эшләрен ныклы контрольдә тотучы жәмгыять житәкчесе Раил Ганиев.
-Техника ремонтын көздән үк актив темпта башлаган идек. Беренчеләрдән булып, тырмаларны чүкеп әзерләп куйдык. Яңа елдан соң кәтүкләрне ремонтладык. Егетләр аларны җыеп бетереп, әзерлек сызыгына куйды. Культиваторлар да көйләнә. Шул ук вакытта чәчкеч агрегатларын карыйбыз. Һәр агрегат, һәр техника механизаторларга беркетелгән. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланды. Язгы кыр эшләре тоткарлыксыз, ватылуларсыз, исән-имин үтәр, дип ышанып калам, - диде ул.

Җәмгыять уңганнары алдында барлыгы 6200 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Аны сыйфатлы һәм үзвакытында үтәп чыгар өчен житәкчеләр тарафыннан бар шартлар да тудырылган, механизаторларның кәефләре яхшы, эшләре көйле бара. Димәк, нәтижәләр дә югары булыр дип өметләнәбез.

-Ремонтка җаваплы карыйбыз, чөнки техниканы сафтан чыгарырга ярамый. Һәр нәрсәгә сакчыл караш булганда гына максатка ирешеп була. Ә безнең максат – җитештерүчәнле эшләп, оптималь срокларда киләчәк уңышка нигез салу, - ди жәмгыятьнең тәҗрибәле һәм мактаулы механизаторы Данил Вәлитов. Ул Карабаш авылында туып-үсеп, 40 елга якын гомерен туган хуҗалыгын үстерүгә багышлаган чын җир кешесе. Бүген ул үзе хезмәтләндергән “Т-150” тракторын язгы чәчүгә тулысынча әзерләгән.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә хөрмәт казанган эшчеләр биредә бихисап. Әйтик, Азамат Вәлиуллин, бертуганнар Илгизәр һәм Вәсил Сәфиуллиннар, Илгиз Габбасов, Нияз Фәттахов, Нәүфәл Рәхмәтуллин, Салават Габдрахманов, Илфак Калкаманов техниканың детальләрен һәм төеннәрен тиз арада төзәтергә кирәк икән, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, ял көннәрендә дә эшкә чыга.

Мирлыларга һәр башлангычларында киләчәктә дә уңганнарга таянып, хуҗалык бюджетын тулыландыруд а уңышлар юлдаш булсын.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМЛЛИНА фотолары.



Сыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас